tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Дубай татар яшьләре белән туган телнең сакланышы турында сөйләште
Татарстан мөфтие Дубай татар яшьләре белән туган телнең сакланышы турында сөйләште

Татарстан мөфтие Дубай татар яшьләре белән туган телнең сакланышы турында сөйләште

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре вакытында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда яшәүче татар яшьләре белән дә күреште. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

30 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Дубайда Бәһрәйнның Югары шәригать суды рәисе, Мәлики мәзһәбе галиме, шәех Ибраһим әл-Мурейхи белән очрашты.

Мөфти белән шәех Ибраһим әл-Мурейхи Шиһабедтин Мәрҗанинең нәзарәт тарафыннан әзерләп чыгарылган хезмәтләре турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Дубайда яшәүче татар яшьләре белән дә күреште. Рәсми булмаган очрашуда татар теленең сакланышы, халыкта милли үзаңны торгызу турында сүз барды.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация составында Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Глобаль икътисади саммитта катнашты.

Фото Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан.
https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*