enrutat
Баш бит / Татарстан мөфтие форумның секция утырышын алып барды
Татарстан мөфтие форумның секция утырышын алып барды

Татарстан мөфтие форумның секция утырышын алып барды

«Милли  тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар  дин әһелләре форумының «Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле» секциясе Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе бинасында узды. Аны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  алып барды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрҗәни мәчетендә укылган өйлә намазыннан соң Татарстан Фәннәр Академиясенә күчте. Анда ул «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле” секциясе эшен алып барды.

Бисмилләһ, “иң яхшы мисал ул – шәхси мисал», – дип башлады ул чыгышын.

«Россиядә этно-милли белем бирү өлкәсендә урнашкан вәзгыять кысаларында, Татарстан Республикасы мәчетләре һәм республиканың  Ислам мәгариф үзәкләре татар телен чикләүләрсез куллануның һәм популярлаштыруның бердәнбер урыны булып калды дияргә мөмкин. Күпләрегезгә мәгълүм булганча, республикабызның барлык мәчетләрендә җомга вәгазьләре бары тик татар телендә укыла һәм  туган телебезне үстерү өлкәсендә  безнең эшчәнлегебез моның белән генә чикләнми.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты дини, тарихи әдәбият һәм дәреслекләр чыгару белән шөгыльләнә, дини басмаларга экспертиза үткәрә, татар дини мирасын саклау проектларын тормышка ашыра, мөселман медиа-ресурсларын эшләп чыгара һәм халыкка тәкъдим итә. Соңгы елларда “Хозур” нәшрият йорты татар телендә уннарча төр китапны басмага әзерләде һәм нәшер итте, алар безнең илебезнең төрле почмакларына таратылды. Аеруча «darul-kutub.com» проекты татар дин гыйлеме мирасының электрон китапханәсе булып тора, биредә бүгенге көндә 675 китап тупланган. Әлеге ресурс барлык дөнья мөселманнарына бабаларыбыз тарафыннан формалаштырылган ислам мирасына тоташырга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы ике елда төп казанышы булып, ислам динен һәм татар телен халыкка җиткерүдә беренче  мөселман телевидениесе “Хозур TV” каналын эшләтеп җибәрү тора. Әлеге проект “Таттелеком” компаниясе белән берлектә тормышка ашырылды. “Хозур TV” каналы Татарстан буенча кабельле тапшырулар челтәренә кертелде. Шушы көннәрдә генә тугандаш халыклар яшәгән Башкортстан Республикасында да Хозур телевидениесенең программалары эфирга чыгарылды.

Тагын бер мөһим проектларның берсе – кызлар өчен татар телендә белем бирүче “Мозаффария” гомумбелем бирү мәктәбен торгызу һәм эшләтеп җибәрү. Хакыйкый ислам кыйммәтләрен һәм милли традицияләрне саклауда хатын-кызның роле бәһасез. Хатын-кыз – милләтнең йөзе. Хатын-кыз гаиләнең җаны, таянычы, нуры һәм җылысы. Хатын кыз – әни кеше. Теләсә кайсы милләт яшәү көчен гаиләдән ала, бигрәк тә кыз баланың киләчәккә юлы гаиләдән башлана. “Мозаффария” мәктәбе проекты нәкъ менә кызларны тәрбияләүгә юнәлтелгән – кыз балалар – булачак әниләр, безнең традицияләребезне саклаучылар һәм дәвам итүчеләр. Һәрбер мөселман кешесе безнең изге башлангычыбызга HalalStarter сервисы аша ярдәм юллый ала, шул рәвешчә әлеге мәктәпне төзекләндерү өчен акча туплана.

Татар телен популярлаштыруда Россия ислам университетының актив ролен бәяләми мөмкин түгел. РИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшинның тырышлыгы белән уку йорты биһисап программаларны тормышка ашыра, шул исәптән, ике җитди  проектны билгеләп үтәр идем: бу – РИУдагы “Без татарлар” курслары һәм “Яшьләр бистәсе” проекты.

РИУда “Без татарлар” курсы ел саен алып барыла, тәҗрибәле мөгаллимнәр җитәкчелегендә укытылган курсларда теләгән һәр кеше татар телен белү дәрәҗәсен арттыра ала. Укучылар татар тарихы белән таныша, ислам дине турында белем ала һәм гарәп телендә укырга өйрәнәләр.

Ә “Яшьләр бистәсе” проекты кысаларында РИУ студентлары атнаның ял көннәрендә дәгъват эшен алып бару максаты белән Татарстанның ерак һәм ташландык авылларына чыгалар, мәчетләрдә балаларны дин нигезләренә өйрәтәләр, татар телендә аралашалар һәм ислам гакыйдәсенең нигезләрен аңлаталар.

Мин халкыбызның телендә милләтнең генетик коды яшеренгән булуын билгеләп үтәр идем, шуңа күрә безнең җаныбыз туган тел сөйләменә омтыла. Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм татар телендә аралашу мөмкинлегеннән мәхрүм булучылар минем сүзләремне расларлар.

Бары туган телдә генә без тулысынча үзебез һәм иң мөһиме Аллаһы Тәгалә белән ихлас була алабыз. Юкка гына бөек шагыйребез Габдулла Тукай татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” шигырендә түбәндәгеләрне язган:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

Кулларыбызны догага күтәреп Аллаһыга туган телебездә мөрәҗәгать иткәндә, без ихластан күңел кылларыбыз белән Яралтучыбызга якынлыгыбызны тоябыз. Әлеге мизгелләрдә, безнең калебебез тагын да йомшара һәм сизгерләнә, ә рухыбыз чиксез биеклеккә омтыла.

Татар теле – безнең халкыбызга рухи яктан бай булырга ярдәм итә. Туган телне бары тик татар халкы саклый һәм кадерли ала, халкыбыздан башка  беркем дә туган телне яклый, саклый һәм дәвам итә алмый.

Мөхтәрәм татар дин әһелләре! Татар халкының мәдәнияте, теле һәм милли үзенчәлекләрен саклауда җаваплы булуыбызны кабат билгеләп үтәсем килә, — диде Татарстан мөселманнары лидеры.

Мәшһүр дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани язганча: “Өч әйбер диндә юк, әмма алар динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”. Әлеге сүзләр белән галим татарларның һәм халыкның милли үзенчәлекләрен саклау өчен шартлар тудыруыбызны ассызыклый.

Тукаебызның сүзләрен искә төшереп: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» дип Камил хәзрәт чыгышын йомгаклады.

Әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан оештырылучы бу Форумның бу секциясендә чыгыш ясаучылар галимнең сүзләрен, фикерләрен еш искә алдылар. Башкала төбәге казые Рамил Адыгамов «Мәрҗани хезмәтләрендә ислам хокукы мәсьәләләре» дигән темага чыгыш ясап, “Шиһабетдин Мәрҗанинең  эшләре гарәп теленнән татарчага, русчага тәрҗемә ителмәгән диярлек, галимнең мирасын бүген өйрәнү бик актуаль”, диде ул. Секция утырышында чыгыш ясаучыларның барысын да бүгенге көндә нык борчыган сорау, ул туган тел мәсьәләсе. Түбән Новгород өлкәе мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров та нәкъ менә шуңа тукталды. “Мин татар авылында туып үстем. Безнең заманда сигезенче класска кадәр барлык фәннәрне дә татарча укыталар иде. Казаннан махсус укытучы җибәрәләр иде. Вакытында халкыбызның затлы композиторы Җәүдәт Фәйзи безнең авыл балаларына белем биргән. Татар телендә белем алу авылыбыздан укытучылар, инженерлар, хәрбиләр чыгуына, аларның югары белем алуларына комачауламаган”, диде Гаяз хәзрәт.  “Без имамнар телче дә, тарихчы да, юрист та булырга тиешбез”, диде Төмәннән килгән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. Мордовиядән килгән Фәрит хәзрәт Әбдерәшитов “халкыбызның рухи мирасын барлау, халыкка кайтару эшендә  имамнарыбыз белемле булырга, туган телебезне яхшы белергә тиешләр”, дип ассызыклады. Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районыннан килгән Рамазан хәзрәт Юмангулов Татарстандагы дин әһелләре белән дуслыклары, Кулатка укулары, Хансөяр укулары турында да  турында сөйләде.

Секциядә төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре, имамнар һәм хәзрәтләр чыгыш ясады.

Ахырдан секция эшендә  катнашучылар Форумның  пленар утырышы  резолюциясенә кертү өчен үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*