tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга вәгазен татар телендә алып барды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга вәгазен татар телендә алып барды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга вәгазен татар телендә алып барды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсенә эш сәфәре кылды. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәте чакыруы буенча ул биредә Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Иваново филиалы студентлары белән очрашты һәм Татарстанның, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конфессияара элемтәләр урнаштырудагы тәҗрибәсе, шулай ук республика халыклары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләрендә мөфтият белән митрополия багланышлары турында сөйләде.

Шуннан соң Татарстан мөселманнары башлыгының сәфәр программасы Иваново Җәмигъ мәчетендә дәвам итте. Биредә ул төбәкнең мөфтие һәм башка мөселман дин әһелләре белән дини өлкәдәге җирле вәзгыять хакында фикер алышты. Камил хәзрәт белән очрашуга шулай ук Ярославль дин эшлеклеләре дә килде. Татарстан мөфтие аларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дини мәгариф, исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау, Коръәнне өйрәнү һәм башка өлкәләрдәге күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Иваново өлкәсе мөселманнарының «Иваново мөхтәсибәте» Диния нәзарәте үзе 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете – Ивановодагы бердәнбер Аллаһ йорты, өлкәдә – барлыгы 6 мәчет. Шулай ук Камил хәзрәт Җәмигъ мәчетендә җомга үткәрде. Татарстан мөфтие катнашында җомга намазында барлыгы 700ләп кеше катнашты – мәчет тулы иде. Дин кардәшләр алдында хәзрәт Сөннәткә иярүнең һәм Пәйгамбәребез ﷺ күрсәткән юлда булуның мөһимлеге турында вәгазь белән чыгыш ясады.

«Аллаһ Илчесе ﷺ Сөннәтенә иярегез, чөнки бу Җәннәткә илтә торган иң кыска юл булып тора. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ – тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган зат. Аның Сөннәте безнең белән бергә яши», – диде Татарстан мөселманнары башлыгы. Ул шулай ук Изге Коръәнне күбрәк укырга кирәклеген ассызыклап үтте. Шунысы игътибарга лаек: мөфти җомга вәгазен рус һәм татар телләрендә алып барды. Хөтбәдән соң мөфти мәхәллә мөселманнарының сорауларына җавап бирде.

Моннан тыш, Ивановода мөфтиненең Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров белән очрашты, шулай ук Россиядә ислам үсеше мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*