tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Нигезләмә буенча дәресләр бирә башлады
Татарстан мөфтие Нигезләмә буенча дәресләр бирә башлады

Татарстан мөфтие Нигезләмә буенча дәресләр бирә башлады

Зөлхиҗҗә аеның 17 көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Тынычлык” мәчетендә чираттагы дәресләр циклын башлап җибәрде. Бу юлы мөфти хәзрәтләре үзенең сабакларын “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”гә багышлый һәм йолаларны дөрес үткәрү, башкару тәртибе мәсьәләсендә күп бәхәсләр тудырган теге яки бу гыйбадәтләрне кылу турындагы сорауларга тәфсилләп аңлатмалар биреп бара. Дәресләрне “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе әгъзалары тыңлый.

“Нигезләмә” быелның җөмәдәл-әүвәл (гыйнвар) аенда ТР мөселманнары Диния Нәзарәте Пленум утырышында республика имам-мөхтәсибләре тарафыннан расланган иде. Документ барлык 48 мөхтәсибәт башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында күмәкләшеп эшләнде. Нигезләмәдә җомга намазларын, гает намазларын, мәетне озату, исем кушу йолаларын, ифтарлар уздыру, никах һәм талак тәртипләре һ.б. турында бүлекләр урын алган. Имамнар һәм дин кардәшләребез арасындагы ислам гыйбадәтләренә кагылышлы барлык бәхәсләргә нокта куеп, ул Татарстанның һәр имамы өчен өстәл китабы буларак хезмәт итә һәм асылда  татар халкында Хәнәфи мәзһәбе кыймәтләрен һәм йолаларын саклаучы механизм булып тора.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*