tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак
Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак

Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак

21 сентябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәр елдагыча бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән очрашачак. Очрашуда барлыгы 300-ләп кеше – Республика ифтары, “Ислам – беренче адымнар” проекты, мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә. Алар Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шулай ук фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак. Чараның тантаналы өлешендә иң актив волонтерларга истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу алдыннан катнашучыларны квест-конструктор һәм җәмәгать намазы көтә.

Очрашуда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*