tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Төркиядәге татарлар белән очрашты
Татарстан мөфтие Төркиядәге татарлар белән очрашты

Татарстан мөфтие Төркиядәге татарлар белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә татарлар белән очрашты. Очрашу вакытында сүз Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең динебезне, мирасыбызны саклавы, шулай ук аларның Татарстан мөселманнары белән элемтәләре хакында барды, дип хәбәр Татарстан мөфтияте сайты.

Бүгенге көндә Төркиядәге татарларның Искешәһәрдә күп өлеше яши. Искешәһәр провинциясендә 19 гасырда күбесенчә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе җирләреннән күчеп килгән татарлар нигез салган Османия исемле татар авылы бар. Бүгенге көндә авылдан күчеп китүчеләр Искешәһәр, Анкара, Стамбул шәһәрләрендә торалар.

Искешәһәр – төрки дөньяның 2013 елгы мәдәни башкаласы булып тора. Бу карар Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) тарафыннан кабул ителде. 2014 елда төрки дөнья башкаласы Казан булыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*