tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Омскига җыелган татар хәзрәтләренә тәкъдим ителде
Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Омскига җыелган татар хәзрәтләренә тәкъдим ителде

Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Омскига җыелган татар хәзрәтләренә тәкъдим ителде

9 декабрьдә Омск шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Шушы максаттан мөфти, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов чакыруы буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе рәсми эш сәфәре белән Омск шәһәренә килде. Рәсми делегацияне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде. Бүгенге татар дин әһелләре арасында көтелгән һәм абруй казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы презентациясе Омск шәһәрендә Үзәкләшкән дини оешма Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәтенең V Хисап-сайлау съезды кысаларында узды.

Корылтайда катнашучыларга татар телендәге бастырылган әлеге фундаменталь хезмәтнең үзенчәлекләре һәм аның татар халкы тормышында тоткан урыны, татарларда милли-дини үзаңны һәм татар-мөселман традицияләрен саклап калудагы роле хакында сөйләделәр. Россиянең Азия өлешендә дини эшчәнлек алып баручы хәзрәтләр һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре басманы һәм ТР МДНнең татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау мәсьәләсендәге тырышлыкларын югары бәяләде.

Катнашучыларның аерым игътибарын Җәлил хәзрәт Фазлыев милли мәсьәләләргә юнәлтте. Ул читтә яшәүче татар хәзрәтләрен милләттәшләр арасында туган телне сакларга чакырып нәсихәтләү эшен алып барырга чакырды һәм татар гореф-гадәтләрен саклау ислам кыйммәтләрен саклау белән тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйләде. Халыкны исәпкә алу кампаниясенең якынлашуы уңаеннан, татарлар арасында милли-дини үзаңны күтәрү мәсьәләсе аеруча кискен булып торып баса, дип билгеләде Җәлил хәзрәт һәм мәчетләрдә татар телле мохит тудырырга өндәге.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы тәүге тапкыр 2019 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бүген Омскида тәкъдим ителгән китап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән чыгарылган басманың яңартылган версиясе булып тора. Әлеге тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Китаплар Башкортстан Республикасы, Иваново, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтләре, Сарытау, Ханты-Манси, Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Коми Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтләренә тапшырылды. Моннан тыш, китаплар Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнарының Дини җыены адресына юлланды. Китаплар быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Шунысы әһәмиятле, китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*