tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңарта
Татарстан мөфтияте “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңарта

Татарстан мөфтияте “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңарта

Документ Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы тарафыннан 2014 елда эшләнде һәм Татарстанның барлык имамнарына куллану өчен җибәрелде. Брошюрада мөселман гореф-гадәтләре турындагы иң актуаль сорауларга җаваплар бирелгән, шунлыктан ул Татарстандагы барлык имамнар өчен дә өстәл китабына әйләнгән.

Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голамәләр Шурасының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп сорау “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”не яңартуга кагылышлы иде.

Документ Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы тарафыннан 2014 елда эшләнде һәм Татарстанның барлык имамнарына куллану өчен җибәрелде. Брошюрада мөселман гореф-гадәтләре турындагы иң актуаль сорауларга җаваплар бирелгән, шунлыктан ул Татарстандагы барлык имамнар өчен дә өстәл китабына әйләнгән дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Әмма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның боерыгы белән әлеге басманы бүгенге көнгә туры китереп яңартырга карар кылынды. Мәсәлән, Нигезләмәдә никах һәм талак турындагы бүлекләргә төгәллекләр кертеләчәк. Әлеге хезмәтне башкарып чыгу өчен төркемнәр булдырылып, анда казыйлар, галимнәр, шәригать өлкәсе белгечләре җәлеп ителде. Яңартылган документны агымдагы елның сентябрендә эшләп бетерү көтелә.

tatar-islam.com

Фото:wday.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*