tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте һәм “Хозур” нәшрият йорты яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырды
Татарстан мөфтияте һәм “Хозур” нәшрият йорты яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырды

Татарстан мөфтияте һәм “Хозур” нәшрият йорты яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырды

Туган тел елын йомгаклап һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылап, Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырды.

Проект бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 7 көнендә (20 гыйнварда), тәүге тапкыр журналистларга тәкъдим ителде. Шулай итеп, планетабызның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезнең туган телдә Ислам нигезләре буенча гыйлем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Моннан тыш, уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын да сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчеткаршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга яки вакыты кысынкы булган милләттәшләргә дини белем алырга ярдәм итәчәк. Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып булачак. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

Татар онлайн-мәдрәсәсендә дәресләрне видео, текст һәм аудио форматларында үзеңә уңайлы урында, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында интернет челтәренә тоташкан теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) үзләштерергә мөмкин. Оештыручылар иң беренче чиратта хәзерге заманда мәгълүмат алуның иң кулай һәм җайлы форматы булган видеодәресләргә төп игътибар юнәлтте. “Мәдрәсә” өчен барлыгы 7 дисциплина – ислам хокукы (фикъһе), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сирасы (тормыш юлы) һәм татарларда Ислам тарихы – буенча 124 видеодәрес яздырылды. Аларның һәрберсе якынча 15 минутлык озынлыкта. Онлайн-мәдрәсәдәге контент Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчеткаршындагы курслар өчен эшләнгән һәм кабул ителгән уку-укыту программасы нигезендә гамәлгә ашырылды.

Аерым алганда, лекцияләрнең эчтәлекләре нәзарәтнең методистлары тарафыннан төзелде һәм төп методик әсбап сыйфатында “Ислам дине нигезләре” китабы файдаланылды. Ул Татарстан мәчетләрендә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курсларда төп дәреслек булып хезмәт итә. Видеолекцияләрнең кыскалыгы да тыңлаучыларга уку барышында игътибарлылыкны җуймыйча гыйлем эстәү мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, видео рәвешендәге мәгълүматны кабул итә алмаган “шәкертләр” өчен оештыручылар тарафыннан мәдрәсә сайтында һәр дәреснең текст форматын да урнаштырылды. Өстәмә рәвештә сайтта дәресләрнең аудиоверсияләре дә урын алды: видео карарга яисә текст укырга вакытлары булмаган дин кардәшләр мәгълүматны тыңлап үзләштерә алачак.

Medrese.tatar белем бирү платформасына барлык популяр социаль челтәрләр яисә электрон почта аша теркәлергә була. Системада теркәлгәннән соң һәр укучыга шәхси кабинет ачыла. Биредә укучының үткән темалары, эшләгән тестлары һәм шәхси уңышлары турында мәгълүмат тупланачак. Онлайн-мәдрәсәдә “укучылар” һәр тема-дәрестән соң тикшерү тесты узарга тиеш булачак. Тестны уңышлы биргән очракта гына киләсе дәрескә күчеп була. Тест нәтиҗәләре түбән булган очракта “шәкерт” теманың үзләштерелмәгән яки авыр үзләштерелгән өлешенә кире кайта һәм кабаттан укырга тиеш булачак.

Онлайн-мәдрәсә остазлары итеп республикабызның югары дини уку йортларында гыйлем алган һәм Диния Нәзарәтенең дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче Шәһадәтнамәсенә ия булган имамнар җәлеп ителде.

Нәзарәт тәкъдим иткән беренче татар онлайн-мәдрәсә проекты хәзерге вакытта интернеттагы билгесез “шәех”ләрнең лекцияләренә, шикле булган видеодәресләргә бердәнбер альтернатива булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*