tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтиятендә Коръәнне хәзерге заман татар теленә тәрҗемә итү турында фикер алыштылар
Татарстан мөфтиятендә Коръәнне хәзерге заман татар теленә тәрҗемә итү турында фикер алыштылар

Татарстан мөфтиятендә Коръәнне хәзерге заман татар теленә тәрҗемә итү турында фикер алыштылар

20 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендәге Коръән тәфсирләрен бердәйләштерүгә багышланган чираттагы киңәшмә уздырылды. Сөйләшү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды.

Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин,  Котдус мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты, шулай ук  Мәлик хәзрәт Ибраһимов, Равил хәзрәт Бикбаев, Булат хәзрәт Мөбарәков һәм башка дин әһелләре булды.

Мәгълүм булганча, дин әһелләре Коръән тәрҗемәләрен бердәйләштерү турында  2015 елның 8 августында Казан шәһәренең Тынычлык мәчетендә уздырылган Голәмәләр шурасы җыелышында сөйләшкәннәр иде. Аннары мондый фикер алышуны РИУ уздырды. Моннан тыш бу елның апрель аенда Галиев мәчетендә сөйләшү үткәрелде.

Бүген уздырылган киңәшмәдә катнашучылар, нигездә, татар телендәге вариант хакында фикерләштеләр.

Татарстан мөфтие җиңел аңлашыла торган һәм дөрес итеп тәрҗемә ителгән, тәфсир кылынган нөсхә булдыру мөһимлегенә басым ясады. Бу эшкә татар теле галимнәре, КФУ белгечләрен җәлеп итү кирәклеге турында әйтте. “Татарлар бу китапны иҗтихад кылып укый, өйрәнә алсын. Һәр кеше аңлый алырлык һәм дөрес булсын”, – дигән теләкләрен җиткерде.

Коръәннең моңа кадәр дөнья күргән татарча тәрҗемәләрен берләштергән нөсхәсен әзерләү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең, Бөтендөнья татар конгрессының, галимнәрнең, дин әһелләренең, зыялыларның бер уртак эше буларак күзаллана.

Киңәшмәдә бу эшкә төп җаваплы кешеләр ачыкланды һәм эшче төркем барланды. Эшче төркемгә дин әһелләре, белгечләре, тел галимнәре кертелде. Төркем җитәкчесе итеп, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, казый, “Котдус” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин билгеләнде.

Тәрҗемә эше “Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең 2015-2016 елларга чаралар планы кысаларында тормышка ашырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*