tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казанлыларны Мәүлид бәйрәменә чакыра
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казанлыларны Мәүлид бәйрәменә чакыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казанлыларны Мәүлид бәйрәменә чакыра

17  гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Совет районы мөхтәсибәте белән берлектә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а йорт) Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм оештыра.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашыр дип көтелә.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итүенчә, чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала. Кунаклар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган салаватлар, мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр тыңлый алачак. Балалар өчен шулай ук төрле ярышлар, уеннар һәм анимацияләр әзерләнә.

Башлана сәгать 17.00 дә.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*