tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте киң күләмле хәйрия акциясен башлады
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте киң күләмле хәйрия акциясен башлады

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте киң күләмле хәйрия акциясен башлады

Мөфтияттән корбан итләре алучылар арасында – аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук республиканың социаль учреждениеләре: хоспислар, интернатлар, мәдрәсәләр, хәйрия фондлары.

Бүген бәйрәм күчтәнәчен – 1,5 тонна күләмендә корбан итен 500 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Иртәгә тагын 650 гаиләне 2 тонна корбан ите белән тәэмин итү планлаштырыла. Моннан тыш, бүген 2 тонна итне республиканың социаль учреждениеләренә озаттылар. Әлеге оешмалар арасында: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: корбан чалган мөселманнардан ит һаман килә тора. Шуңа күрә нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга итне планлаштырганнан артыграк күләмдә – 5 тонна түгел, ә 5,5 тонна өләшергә ниятли.
Өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче Альберт абый Әхмәров үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Мин 1946 елгы, кечкенә генә пенсиягә яшим. Мондый ярдәм бик кирәк. Ит сатып алырга акча әллә ни юк. “Зәкят” фондына бик зур рәхмәт! Бүген үземә тәмле шулпа пешерәм.

Үзенчәлекле сабыйлар әнисе Диләрә Батырханова да рәхмәт сүзләре белдерде:
– Фонд белән күптәннән дусбыз. Мин аларга безгә булышканнары өчен бик рәхмәтле, ярдәм беркайчан да артык булмый.

Кичә бәйрәм намазыннан соң башланып киткән корбан чалу йоласы иртәгә дә дәвам итәчәк. 2019 елда Казанда корбан чалу урыннары 16 мәйданчыкта оештырылды.
Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*