tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөселманнары Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды
Татарстан мөселманнары Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

Татарстан мөселманнары Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

Вәлиулла хәзрәт Якупов фаҗигале рәвештә үлгәнгә өч ел вакыт узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы, Апанай мәчете имамы, “Иман” нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт 2012 елның 19 июлендә үтерелгән иде. Ул Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратына җирләнде.

Кичә, 19 июль көнне, имамның кабере янында аны искә алу чарасы үтте, анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, дуслары, хезмәттәшләре катнашты. Җыелучылар Коръән укыды, Аллаһы Тәгаләдән Вәлиулла Якуповның рухын тынычландыруны сорап дога кылды, әлеге мөселман эшлеклесе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Искә алу чарасын оештыручы, Апанай мәчетенең хәзерге имамы Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп узганча, мәрхүмнең эше дәвам итә. Вәлиулла хәзрәт оештырган “Иман” нәшриятында китаплар дөнья күрә. Ул һәлак булырга бер ел кала рестаравцияләнгән мәчет Аллаһы Тәгаләгә табыну урыны гына түгел, ислам нигезләренә өйрәтү урынына әверелде. Биредә даими рәвештә балалар лагерьлары оештырыла.

Очрактан файдаланып, чарада катнашучылар республика мөфтиеннән Казанның бер урамына Вәлиулла хәзрәт Якупов исемен бирү мәсьәләсен күтәрде. Моннан тыш, күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган, танылган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәни яшәгән йортта ислам музее ачу ниятләнә. Анда Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган экспозиция дә булачак.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*