tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан парламенты башлыгы Мәскәү Сабан туенда катнашты
Татарстан парламенты башлыгы Мәскәү Сабан туенда катнашты

Татарстан парламенты башлыгы Мәскәү Сабан туенда катнашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгында узган шимбәдә үткәрелгән Сабан туенда катнашты һәм кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләде. Бу урында Сабан туен инде бишенче тапкыр оештыралар.

“Мин сезгә һәм татарларның, башкортларның, русларның һәм безнең күп милләтле җиребездә яшәүче бик күп халыкларның иң яхшы гореф-гадәтләрен саклаучыларга Татарстан Республикасыннан сәламнәр алып килдем”, – дип чыгышын башлады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән матур теләкләр җиткерде. Татарстан парламенты җитәкчесе Татарстан һәм Башкортстан кебек тугандаш республикаларга үз осталыкларын, бай мәдәниятләрен, иң яхшы гореф-гадәтләрен инде берничә дистә ел Мәскәүдә күрсәтү мөмкинлеге булуын искәртте.

“Минем уйлавымча, “Коломенское”дагы Сабан туе елдан-ел күбрәк халыкны үзенә җыя, – дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин. – Үз гореф-гадәтләрен саклаган халык көчле һәм киләчәккә ышаныч белән карый. Бүген дә монда, Россиянең 58 субъектында, якын һәм ерак чит илләрдәге кебек, безгә гасырлар аша килгән гореф-гадәтләренә тугры калган халык җыйналган”.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү җитәкчелеге — Сергей Собянин һәм аның командасына, бәйрәм уздырылган район хакимиятенә Сабан туен оештырырга ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте. Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әнвәр Хөсәенов, “Беренче канал”да “Хәбәрләр” тапшыруы алып баручы Максим Шәрәфетдиновка ТР парламентының Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәскәүнең шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин кала мэры Сергей Собянин исеменнән сәламләүне укыды. “Бу бәйрәм безгә гасырлар аша килгән һәм татар, башкорт һ.б. халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын үзенә туплаган”, – диелгән иде анда.

Мәскәү Сабан туеның күптәнге партнеры — Яр Чаллы шәһәре быел, авыл өе импровизациясеннән тыш, бәйрәмгә “Камаз” машинасын да алып килгән. Мәскәүлеләр аның янында бик теләп фотосурәткә төште.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Башкортстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, Мәскәүнең милли сәясәт, төбәкара багланышлар һәм туризм буенча департаменты җитәкчесе Владимир Черников, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Владимир Платонов һәм Ринат Лайшев, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитерты башлыгы Наил Мәһдиев, Россия мөфтиләр шурасы җитәкчесе урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов катнашты.

Сабан туе Мәскәү Хөкүмәте, РТның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе, Яр Чаллы шәһәре хакимияте, Мәскәүнең “Коломенское” музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылды. Бәйрәмдә 150 меңнән артык кеше катнашты.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*