tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты IX мөселман балалары «Сабантуенда» катнашты
Татарстан Президенты IX мөселман балалары «Сабантуенда» катнашты

Татарстан Президенты IX мөселман балалары «Сабантуенда» катнашты

Татарстан Республикасы Балтач районының Борбаш авылында IX мөселман балалары «Сабантуе» үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмыйгуллин катнашты. Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе – Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Республиканың баш казые  хәбәр иткәнчә, балалар мөселман Сабан туе 18 яшьтән кечерәк катнашучылар саны буенча киң колач җәя. Быел Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Оренбургтан балалар килгән.

Районда тугызынчы тапкыр үткәрелә торган бәйрәм Бурбаш урта мәктәбендә беренче сыйныф укучысының Коръән сурәләрен укуыннан башланды. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында быел бәйрәм мәйданчыгына кунакларның күп җыелуын һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын белдерде. Республикада традицияләрне, телләрне, диннәрне саклауга зур игътибар бирелә. Әгәр бу кыйммәтләрне балаларыбызга тапшырмасак, барлык байлыкны югалтырга мөмкинбез”, – диде республика Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты быел сабан туйлар Россиянең 57 төбәгендә һәм дөньяның 27 илендә узды дип әйтеп китте. “Балтач районында оештырылган Сабан туе бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм”, – диде ул һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Камил хәзрәт Сәмыйгуллин фикеренчә, мондый чаралар кешеләрне якынайта һәм берләштерә, “иң мөһиме – тынычлык, татулык һәм дуслык”.

Сабан туе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла, диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. “Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе – бездән”, – дип билгеләп үтте ул.

Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар, викториналар уза, шулай ук 35, 50, 60 кг һәм аннан да авыррак категориядә билбаулы көрәш ярышлары планлаштырылган. Абсолют батырга скутер бүләк ителәчәк, әмма ул җирәбә салу ысулы белән билгеләнәчәк. Балалар ат чабышларында да катнаша ала.

Бәйрәмдә балалар һәм аларның остазлары милли татар биюләрен һәм җырларын тәкъдим иттеләр. Мәртәбәле кунаклар JuniorSkills район конкурсы лауреатлары эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар.

“Татар-информ” МА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*