tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Кыргызстанда III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты
Татарстан Президенты Кыргызстанда III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты

Татарстан Президенты Кыргызстанда III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысларында II Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чарада Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан һәм башкалар катнашты.
Чолпон-Ата шәһәрендәге ипподромда, заманча технологияләр кулланып, үткәрелгән театраль тамашада 1,5 мең кеше катнашты – цирк, театр, балет артистлары, каскадерлар һәм музыка осталары.

“Тормыш агачы” тамашасы күчмә халык фәлсәфәсенә багышланды. Күчмә халыклар тарихы, мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сәхнәләр күрсәтелде. Шулай ук тамашачыларга күчмә халыкларны гадәти уеннары тәкъдим ителде.

Уеннарда барлыгы дөньяның 66 иленнән 1,5 меңнән артык спортчы катнашачак, шул исәптән Россиядән дә. Россия җыелма командасы составында Татарстан вәкилләре дә бар.
“Бу олы мирас Тын океаннан Европа, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия, Кече Азия һәм Якын Көнчыгышка кадәр территорияне били. Мондый чиксез җирне күчмә халыклар гына яулый алган. Күчмә халыклар дөньясын йөзләгән милләттән тора. Алар мәдәнияты, күзаллауларыбик үзенчәлекле һәм кабатланмас. Күчмә халыклар цивилизациясе дөнья үсешендә зур роль уйный. Ул Көнбатыш һәм Көнчыгышны берләштереп, дөньяны үзгәртә, аны яңару юнәлешенә бора”, – диде чыгышында Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жәенбәков.

“Көч һәм җитезлекне күрсәтү белән генә чикләнмичә, Күчмә халыклар уеннары күчмә халыкларның хәзерге буынының кабатланмас мәдәнияты һәм традицияләрен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш”, – дип ассызыклады ул.

Шулай ук Сооронбай Жәенбәков киләсе уеннар 2019 елда Төркиядә узачагы турында хәбәр итте.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*