tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Минск Җәмигъ мәчетенә барды
Татарстан Президенты Минск Җәмигъ мәчетенә барды

Татарстан Президенты Минск Җәмигъ мәчетенә барды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәре кысаларында Минск җәмигъ мәчетенә барды.

Минск җәмыгъ мәчете – Белоруссия мөселманнарының төп дини үзәге. Ул 2016 елда ачылган. Бина 100 ел элек корылган һәм хәзер юкка чыккан Минск таш мәчете үрнәгендә төзелгән. Хәзер бәйрәм гамәлләре вакытында җәмыгъ мәчете 2 меңгә кадәр мөселманны кабул итә ала.

Мөфти Әбү Бәкер Шәһбәнович Рөстәм Миңнехановка Беларусь мөселман өммәтенең тарихы һәм Мөселманнар дини нәзарәтенең эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук мәчет буйлап танышу экскурсиясе уздырды.

«Бик олпат күренә. Архитектура ягыннан да, эчтәлек ягыннан да уникаль корылма», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук Әбү Бәкер Шәһбәновичны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Рөстәм Миңнеханов мәчеткә Коръәннең махсус басмасын бүләк итте.

president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*