tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыкара театр көне уңаеннан котлавы
Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыкара театр көне уңаеннан котлавы

Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыкара театр көне уңаеннан котлавы

Кадерле дуслар!

Халыкара театр көне – сәхнә осталарының һәм театр хезмәткәрләренең  һөнәри бәйрәме булу белән беррәттән, безнең барыбыз – уйлы-фикерле, гамьле миллионлаган тамашачы өчен  дә зур  бәйрәм.

Театр балаларга  әйләнә-тирә дөньяны танып-белү юлларын ача, яшьләргә үзләрен күрсәтергә мәйдан хезмәтен үти, ә өлкәннәр өчен исә ул рухи азык, шәфкатьлелек чыганагы булып тора, көндәлек мәшәкатьләр һәм гадәтилек кысаларыннан чыгып, тормышны башкачарак күзалларга   этәрә.

2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Татарстанда бу сәнгать төренең  бай һәм кызыклы тарихы бар. Хәзерге вакытта республикада 15 дәүләт,          3 муниципаль, шулай ук  хосусый театрлар эшли, моннан тыш, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар туып тора һәм уңышлы үсә. Кечкенә авылларда гадәттә бердәнбер мәдәният учагы булган халык һәм үзешчән театр коллективлары үзләренең иҗтимагый ролен җиренә җиткереп башкара.

Милли театр  оешкан көннән хәзерге заманга кадәр  гаять олы юл үтелде, көчле татар драматургиясе барлыкка килде, бүгенге көндә милли мәдәниятнең бөтен байлыгын,  рус театрының иң яхшы традицияләрен үзенә сеңдергән, һөнәри осталыкның иң югары баскычына күтәрелгән актерлык һәм режиссерлык мәктәбе турында сүз алып барырга мөмкин.

Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара театр көне белән котлыйм, уңышлар, нәтиҗәле эшчәнлек, ачышлар һәм җиңүләр телим. Эзләнүләргә, яңалыкка омтылыш һәрвакыттагыча  сезне иҗади үсешкә рухландырсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*