tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады
Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады

Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады

Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздыру, WorldSkills Һөнәри осталык буенча дөнья беренчелеген үткәрү хокукын яулау, республика Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын сайлау Татарстанның югары үсеш дәрәҗәсен, аның Россиядә һәм дөньяда танылуын, шулай ук татарстанлыларның икътисадый мөмкинлекләрне арттыру, тормышны яхшырту һәм җәмгыятьнең бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән сәясәтне хуплауларын ачык чагылдырды.

Болар барысы да – тырыш хезмәт һәм моннан чирек гасыр элек дөрес сайланган курс нәтиҗәсе.

Ике дистә ярым ел эчендә республиканың яңа дәүләтчелеге шартларында заманча икътисадый система булдырырга, халык иминлеге нигезләрен тәэмин итәргә, шул ук вакытта безгә кадәрге буыннардан калган куәтле потенциалны саклап калырга мөмкин булды.

Татарстан бүгенге көндә – Россиянең үзенчәлекле һәм мөстәкыйль төбәге. Без яңа эш алымнарын һәм заманча технологияләрне, беренче чиратта, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзү тармакларында һәм IТ-өлкәдә кулланышка кертү буенча алдынгы урынны биләп торабыз. Татарстанда гаять куәтле производстволар ачылды һәм алар уңышлы эшләп килә. Ил картасында яңа Иннополис шәһәре пәйда булды. Казан Россиянең спорт башкаласы дигән исемгә хаклы рәвештә лаек булуын раслады, тарихи-мәдәни мирасны торгызу өлкәсендә дә җитди адымнар ясалды.

Әлеге саннар да күп нәрсә турында сөйли: тулай төбәк продукты 1,6 трлн сум күләменнән артты; икътисад структурасында мөһим үзгәрешләр булды, сәнәгатьтә эшкәртү производстволары 70% ка җитте, ә чимал сегменты 22% ка кадәр кимеде; нефть эшкәртү күләме ике тапкырга артты; 30 дан артык республика программасын һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышында биш ел эчендә меңнән артык социаль-мәдәни объект төзелде.
Демографиядәге уңай үзгәрешләр, республикабызда халыкның гомер озынлыгы арту – без уздырган социаль сәясәтнең төп нәтиҗәсе шулар.

Мөһим проектлар һәм программаларның уңышлы рәвештә тормышка ашырылуы Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм илебез Хөкүмәтенең төрле яклап булышлык күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Татарстан Россия Федерациясенең төп субъектларының берсе буларак, ил җитәкчелегенең дәүләтчелекне ныгытуга – көчле Россия төзүгә юнәлтелгән курсын эзлекле рәвештә алып бара.

Һичшиксез, республикабыз ирешкән уңышлар – барлык татарстанлыларның уртак хезмәте ул. Барыгызга да ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Бик зур рәхмәт сезгә!

Республикабыз гына түгел, без барыбыз да үзгәрдек. Тагын да бердәмрәк, көчлерәк, тәҗрибәлерәккә әверелдек, үз-үзебезгә ышанычыбыз һәм горурлыгыбыз артты.

Ирешелгәннәргә таянып, бүген без алдыбызга тагын да зуррак бурычлар куябыз.

Киләчәккә карап яшәү, иртәгесе көнне кайгыртып, һәрчак ни буласын уйлап, алдан күреп эш кылу – үтә мөһим.

Татарстан Республикасы Законы нигезендә 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе расланды. Аның өстенлекле юнәлешләренә кеше капиталын формалаштыру һәм аны ишәйтү; аңа ихтыяҗ туардай, уңышлы эшләвен тәэмин итәрдәй шартлар, уңайлы тирәлек булдыру керә.

Стратегияне гамәлгә ашыру Татарстанга аның яшәү һәм бизнес алып бару өчен уңайлы төбәк дигән позициясен ныгытырга ярдәм итәчәк, глобаль конкурентлыкка сәләтле территорияләр арасында лаеклы урын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Стратегия аша алдагы көнебезгә күз төшерүдән кала, дөнья трендларын, төбәкнең үзенчәлекләрен, аның уникаль тарихи-мәдәни мирасын исәпкә алып, без киләчәгебезне формалаштырабыз.

Иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү социаль-сәяси тотрыклылык һәм иҗтимагый бердәмлеккә ирешкәндә генә мөмкин булачак.

Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын турыдан-туры сайлау булып узды һәм ул без сайлаган курсны республика халкының хуплавын күрсәтте.

Сәяси партияләрнең, беренче чиратта, парламент сәяси партияләренең муниципаль дәрәҗәдә вәкилләре саны артты. Актив гражданлык позициясендә торучы яңа депутатлар сайланды.

Бу, һичшиксез, муниципалитетлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

Сайлау алды кампаниясе вакытында яңгыраган барлык тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне системалы анализлап, аларны тормышка ашыруга юнәлтелгән чаралар эшләргә кирәк.

Сайлау йомгакларын республикадагы тулаем хакимият системасына бәя бирү һәм башлаган үзгәртеп кору эшләрен дәвам итәргә күрсәтмә буларак кабул итәм.

Тагын бер кат барлык татарстанлыларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерергә рөхсәт итегез!

Хөрмәтле депутатлар!

Ирешелгән уңышларыбызның иң кыйммәтлесе – милләтара һәм динара татулыкка һәм тынычлыкка ирешү.

Мәдәни-тарихи традицияләргә тирән хөрмәт хисе, республикада яшәүче барлык халык вәкилләренең үзара файдалы хезмәттәшлеге хәзерге Татарстанның аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Әлеге мөнәсәбәтләрнең уңай характерда булуы илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан күп тапкырлар билгеләп үтелде.

Төрле милләт вәкилләре катнашкан хәрәкәт республикада көннән-көн активлаша һәм ныгый бара. Моңа дәүләт милли сәясәте программалары чараларының тулы күләмдә тормышка ашырылуы булышлык итә.

Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.

Республикада төрле милләт вәкилләре хәрәкәтенең инфраструктурасы да камилләштерелә.

Казанда, Чаллы, Тәтеш, Түбән Кама, Менделеевск һәм Нурлатта Халыклар дуслыгы йортлары эшләп килә. Лениногорск һәм Алабуга шәһәрләрендә шундый йортлар ачарга әзерләнәләр.

Болар барысы да муниципаль берәмлекләр башлыкларының этно-мәдәни эш ресурслар базасын формалаштыруга җитди каравына һәм милли иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенә мисал булып тора.

Безгә гомуми федераль проектларда катнашу өчен Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк.

Безнең өчен тагын берничә бик мөһим мәсьәлә бар, болар – милли белем бирүне үстерү, милли мәдәниятләргә ярдәм итү, туган телне саклап калу һәм үстерү.

Моңа аеруча игътибар бирергә, бу өлкәдә эшләвебезне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк

Тел милләтне берләштерә, халыкның рухи байлыгын туплый, аның тарихи хәтерен ныгыта.

Мәдәният өлкәсендәге уйланылган сәясәт республиканың эзлекле үсешендә аерылгысыз шарт булып тора.

Әдәбият елы кысаларында без бик күп иҗади кичәләр, очрашулар уздырдык, Боратынский һәм Горький музейларында төзекләндерү һәм экспозицияне яңарту эшләрен тәмамладык.

Музейларга, театрларга, клубларга халык теләп йөрергә тиеш.

Яшьләрнең тарихи-мәдәни мираска хөрмәт белән каравы, аны яратуы, белүе һәм дәвам итүе бик тә мөһим.

Бу мәсьәләдә Лев Толстой исемендәге музей-мәгърифәти үзәк ачу проекты алга зур адым булачак.

Яңа эш ысуллары Габдулла Тукай, Нәҗип Җиһанов, Галия Кайбицкая, Хәсән Туфан һәм башка күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләренең музейлары һәм мемориаль комплекслар эшчәнлеген активлаштырырга тиеш.

Моннан тыш, Татарстанның мәдәни брендлары, безнең авторлар әсәрләре республикадан читтә тиешле дәрәҗәдә танылган дип әйтеп булмый әле.

Без дөньякүләм мәдәни мәйданга мөмкин булганча күбрәк үтеп керергә тиешбез.

«Татар музыкасы җәүһәрләре»нә охшашлы проектларны әдәби иҗат һәм рәсем сәнгате өлкәсендә дә булдырырга кирәк.

Бу – мәдәният учреждениеләре белән беррәттән, иҗат берлекләренең дә бурычы.

Рухи яңарыш Татарстанда иҗтимагый үсешнең мөһим факторы булып тора. Республикада гыйбадәт йортлары торгызыла һәм яңалары төзелә, Изге Болгар Җыены, «Алексеевскида кыңгырау чыңы» һәм «Иман музыкасы» кебек социаль-мәдәни проектларга зур ярдәм күрсәтелә. Һәр ел саен татар дин әһелләре һәм православие җәмәгатьчелеге форумнары үткәрелә. Яһүд җәмәгатенең Казан синагогасына 100 ел тулуга багышлап уздырган чаралары уңай кабул ителде һәм киң яңгыраш тапты.

Болгар шәһәрендә илебезнең төп мөселман оешмалары тарафыннан кабул ителгән Җәмгыятькә хезмәт итү доктринасы зур иҗади мөмкинлекләргә ия.

Җитәкчелек итү миңа ышанып тапшырылган «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең яңадан эшли башлавы хезмәттәшлек өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр тудырачак.

Без алга таба да илебездә дини белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә хезмәт куячакбыз.

Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча төзелә торган Болгар ислам академиясе әлеге эштә зур роль уйнарга тиеш.

Шул ук вакытта безгә Казан Руханилар академиясен торгызу эшен активлаштыру зарур.

Дини белем бирү системасында халыкның этник-конфессиональ составына мөмкин булганча игътибар итәргә кирәк.

Татарстан халкының, һәм, иң беренче чиратта, балаларның барлык традицион диннәрдән мәгълүматы булырга тиеш. Бу исә иҗтимагый бердәмлек һәм татулык, ышаныч мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен нигез булып тора.

Шул ук вакытта дин ярдәмендә республикабызга радикаль карашлар, экстремистлык күренешләре алып керергә тырышучылар үзләрен иң кискен каршылык чаралары көтәчәген белеп торсыннар.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналар бөтен халык катнашында югары күтәренкелек рухында узды.

Ветераннарыбызга ярдәм итүгә, беренче чиратта, аларга социаль-медицина хезмәте күрсәтүгә, торак-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә аеруча зур игътибар бирелде.

Сугыш каһарманнары һәм тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү буенча да күп эш башкарылды. Һәр торак пунктта һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар яңартылды, күп кенә мәктәпләргә батырлар исемнәре бирелде, аларда музейлар ачылды, эзләнү эше киң җәелдерелде.

Һичшиксез, бу эшне без дәвам итәчәкбез. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү – дәүләт алдында торган мөһим сәяси, әхлакый һәм мәдәни бурыч.

Без туган җиребезнең, республикабызның, күпмилләтле Россиянең чын патриотларын тәрбияләргә тиеш.

Татарстанда иҗтимагый хәрәкәт көннән-көн үсә бара.

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның өченче форумы аларның мөмкинлекләре артуын күрсәтте. Граждан җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш кертүләре өчен җәмгыятьнең актив вәкилләренә һәм оешмаларга беренче тапкыр Президент премияләре тапшырылды.

Алга таба да социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга булышлык күрсәтү рәвешләрен киңәйтергә кирәк, шул исәптән бу эш муниципаль программалар, урыннарда ресурс үзәкләре булдыру кысаларында уздырылырга тиеш.

Законнарга үзгәрешләр керү һәм яңа вәкаләтләр нигезендә якын арада безгә иҗтимагый хәрәкәтнең төп вәкиллекле һәм координацияләү үзәге булган республика Иҗтимагый палатасының яңа составын расларга кирәк булачак.

Хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр хакимият һәм халык арасындагы үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Әлеге институтларны алга таба да үстерергә кирәк.

Болар республикада яшәүче һәркемгә балалар өчен уен мәйданчыклары һәм спорт мәйданчыклары төзү, машина кую урыннарын тәртипкә китерү, өй яны территорияләрен электр белән яктырту һәм анда агачлар утырту, төрле чаралар уздыру кебек әһәмиятле мәсьәләләрне чишүгә шәхси өлеш кертү мөмкинлеге тудыра.

«Халык контроле» системасы халык белән аралашуның сыналган һәм нәтиҗәле чарасы булып тора. Быел анда «коррупциягә каршы көрәшү» дигән яңа юнәлеш барлыкка килде.

Алга таба да барлык коррупциячел күренешләргә каршы көрәшүдә тәвәккәл эш йөртергә ниятебезне белдереп, без республикада яшәүче һәркемнең, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күзәтчелек һәм хокук саклау структуралары җитәкчеләренең ныклы һәм принципиаль позиция алачагына өмет итәбез.

Хөрмәтле депутатлар!

Халыкара һәм төбәкара элемтәләрне үстерү торган саен зур әһәмият ала.

Татарстан халыкара оешмалар, дөньякүләм милли компанияләр һәм башка илләр белән күпьяклы хезмәттәшлек алып барырга әзер. Беренче чиратта, бу яңа технологияләр трансферлау өлкәсенә кагыла.

Бүген 140 тан артык илдәге партнерлар белән үзара файдалы хезмәттәшлек уңышлы рәвештә алып барыла.

Ел башланганда тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 22 млрд доллардан, республика икътисадына кертелгән чит ил инвестицияләре күләме 5 ел эчендә 7 млрд доллардан артып китте.

Шуның белән бергә, актив рәвештә Татарстанның югары технологияле компанияләренең дөнья базарларына чыгуына һәм бизнесның халыкара икътисадый кооперациядә катнашуына ярдәм итү зарур.

Без шулай ук Россиягә кергәндә чит ил компанияләре үз идеяләренә һәм технологияләренә, бизнесларына этәргеч бирү өчен безнең республиканы старт мәйданчыгы итеп сайлавын теләр идек.

Хезмәттәшлекнең үсүе Татарстанда төрле өлкәләрдә халыкара һәм бөтенроссия чаралары уздыру өчен зур мөмкинлекләр ача.

Бу, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз һәм танылу алган казанышларыбыз белән беррәттән, республикабызга килүче туристлар саны артуына китерә.

Бу өлкәдә зур мөмкинлекләребез бар. Аерым алганда, Болгар һәм Свияжск музей комплекслары тиешенчә файдаланылмый.

Туристлык буенча дәүләт комитетыннан туристлык индустриясен тагын да нәтиҗәлерәк үстерүен көтәргә хаклыбыз.

Татарстанның тышкы элемтәләрен чит илдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясендәге татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлектән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Бу – безнең конкурентлыктагы өстенлегебез.

Аны республикабыз мәнфәгатьләрендә файдаланырга кирәк.

Россиянең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе төбәкара хезмәттәшлекне оештыруда нәтиҗәле механизм булып тора.

Шуның белән бергә, төзелгән шартнамәләргә таянып, Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлекне активрак үстерергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Бу ел республикабыз өчен шактый киеренке. Төп икътисадый күрсәткечләр узган елдагы дәрәҗәдән әлегә артык түгел.

Шуның белән бергә, киләсе 5 елда икътисадны 1,2 тапкырга үстерү бурычы тора. Инвестицияләр кертүне арттырырга, моның өчен барлык мөмкинлекләребезне дә файдаланырга кирәк.

Кама агломерациясе чикләрендә ИнноКам инновация-җитештерү үзәген булдыру – шул мөмкинлекләрнең берсе. Биредә инфраструктура проектларына, система тәшкил итүче тармакларны модернизацияләүгә, кадрларның белеменә һәм квалификацияләренә аеруча зур игътибар бирү таләп ителә.

Быел ИнноКаманың үсеш концепциясен илебез Хөкүмәте дәрәҗәсендә расларга кирәк.

Моношәһәрләр алгарышлы үсештәге территорияләр булдыру хокукына ия, якын арада Чаллы һәм Зеленодольск шәһәрләренә шундый статус бирелсен өчен тырышырга тиешбез.

Бу безгә өстәмә ресурслар җәлеп итү һәм бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру мөмкинлеге бирәчәк, әлеге шәһәрләрнең моноструктур икътисадын диверсификацияләргә ярдәм итәчәк.

Республика икътисадының төп үсеш ноктасы булып нефть-газ-химия комплексы кала.

Бүген әлеге тармак компанияләре алдында Татнефть һәм кече нефть компанияләре тарафыннан югары үзле һәм катламлы нефть суырту, чыгаруы мәшәкатьле булган запаслардан торган ятмаларны ачуда киләчәктә инновацияләр куллану буенча проектларны тормышка ашыру кебек җитди бурычлар тора.

Моннан тыш, Татнефть компанияләр төркеме шиннар җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, ТАНЕКОда нефтьне беренчел эшкәртү буенча яңа ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын төзү бурычы тора. 2018 елга республикада әлеге җайланма ярдәмендә эшкәртелгән нефть күләме 22 млн тоннага җитәргә мөмкин.

Шул ук вакытта ТАНЕКО һәм ТАИФ-НКда авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча ике яңа комплексны эксплуатациягә кертү нефтьнең эшкәртелүен тиешенчә 95 һәм 98%ка җиткерүне тәэмин итәчәк.

Түбән Кама нефтехимның елга 600 мең тонна этилен эшләп чыгаруга көйләнгән яңа олефин комплексы һәм аның белән бәйле производстволар пиролиз продуктлары эшкәртергә һәм шул исәптән Казан органик синтезның технологик мөмкинлекләрен тагын да киңрәк ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Машина төзү тармагында да перспективалы проектлар бар. Казан авиация заводы базасында ерак араларга очучы ТУ-160 самолетлары җитештерү, КАМАЗда автомобильләр һәм двигательләрнең төрле модельләрен эшләү, серияле рәвештә электробуслар чыгару, шулай ук пилотсыз транспорт чаралары эшләү планлаштырыла.

Казан вертолет заводында континенталь шельф зоналарында, шул исәптән Арктика шартларында файдалану өчен вертолетлар чыгару, шулай ук Казан мотор төзү производство берләшмәсе белән берлектә двигательләр эшләүне туплау буенча эш алып бара.

Горький исемендәге заводта кораблар төзү күләмен арттыру, махсус судно төзү продукциясен тышкы базарга чыгару эше башкарыла.

Якын арада без аммиак, метанол һәм грануллаштырылган карбамид чыгарачак «Аммоний» комплексын рәсми рәвештә ачарга җыенабыз. Комплекс ел саен 1 млрд куб. м. табигый газны тирәнтен эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Эшләтеп җибәрү-көйләү режимында ул проект күрсәткечләренә иреште дә инде. Продукциянең беренче партияләре чыгарылды.

Тагын бер шундый ук газ-химия комплексы төзү ихтыяҗы килеп туды.

Республиканың динамикалы үсеше энергетика комплексын модернизацияләүдән һәм аның энергия белән ышанычлы тәэмин ителүеннән башка мөмкин түгел.

Әлеге максатларда республикада зур проектлар тормышка ашырыла. Казанның 1 номерлы җылылык-электр станциясендә бу көннәрдә кул куелган Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы кысаларында (ПГУ-230 Генерацияләүче компаниясе) егәрлек кушу шартнамәләре нигезендә икенче объектны күчерү юлы белән егәрлекне арттыру, Казанның 3 номерлы җылылык-электр станциясендә яңа егәрлекләр кертү (388МВт егәрлекле ТГК-16) һәм шулай ук Щёлоков – Үзәк һава линиясен төзү буенча зур проектлар тормышка ашырыла.

Әлеге чаралар Казан узелында энергия кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Ел ахырына кадәр Татнефть Түбән Кама җылылык-электр үзәген реконструкцияләү буенча инновацион проектны тәмамлый (350 МВтка исәпләнгән). Моннан тыш, якын арада Щёлоков – Бегишево һава линиясен төзү планлаштырыла.

Болар барысы да нефть химиясе комплексы объектларын электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырачак.

Республикада яңа бизнес төрләрен булдыруга, үзара бәйләнгән сәнәгать тармакларын үстерүгә шулай ук Махсус икътисадый зоналар да булышлык итәргә тиеш. Алабугада инде 19 производство эшләп килә. Быелның ахырына тагын 3 завод ачылачак. 2020 елга кадәр кертеләсе инвестицияләр күләме 243 млрд сум тәшкил итәчәк 90 компания-резидентны җәлеп итү планлаштырыла. Иннополиста беренче 15 резидентның проектлары хупланды инде. Тиз арада әлеге зонаның Лаеш мәйданчыгын да файдалана башларга кирәк.

Моннан тыш, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасында өченче Махсус икътисадый зона формалаштыру буенча да эшне тизләтергә кирәк.

Махсус икътисадый зоналарыбыз эшчәнлегенең гомум нәтиҗәсе аларны бердәм идарә кластерына берләштерү хисабына мөмкин булачак. Мондый тәҗрибә Россиядә беренче булачак.

Транспорт инфраструктурасын үстерү алга куелган бурычларны тормышка ашыруга ярдәм итә.

М7 юлын реконструкцияләүне, «Шәле-Баулы» түләүле автомагистрален төзүне тәмамларга кирәк. «Мәскәү – Казан» югары тизлектәге тимер юл магистрале проекты стратегик әһәмияткә ия.

Хөрмәтле депутатлар!

Икътисадның конкурентлыкка сәләтлелеген бары тик инновацион карарларны актив рәвештә кулланышка кертеп кенә арттырырга мөмкин.
Монда университетларга аерым урын бирелә.

Бүгенге көндә югары уку йортларының мәгариф оешмалары булудан тыш, җитештерү процессын фәнни яктан оештыру өчен предприятиеләребезнең партнерлары булуы да бик мөһим.

Бездә мондый хезмәттәшлеккә уңай мисаллар бар инде. Бу – Түбән Кама нефтехим һәм Казан федераль университетының илебездә югары технологияле катализаторлар эшләү һәм аларны җитештерүдә куллану, КАМАЗ һәм Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университетының табигый газда эшләүче двигательләр уйлап табу, шулай ук «Ак Барс Металл» заводының Архитектура-төзелеш университеты белән «Казан-Арена» стадионы өчен вакытлыча ябулы түбә эшләү һәм әзерләү буенча уникаль уртак проектлары.

Югары уку йортлары, Татарстан Фәннәр академиясе һәм нефть компанияләренең уртак эшчәнлеген активлаштыруга нефть чыгаруда инновацион технологияләр эшләү һәм аларны кулланышка кертү буенча республикада оештырылган «Битумнар» һәм «Доманик» фәнни полигоннары булышлык итәчәк.

Мәгариф һәм фән шулай ук чыгарылыш, диплом һәм диссертация эшләренең гамәли өлешен әзерләгәндә дә җитештерү белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш.

Фәнара проектларны техник югары уку йортлары студентларының IT технологияләр өлкәсендә яшь белгечләр белән бергәләп эшләү практикасын кертү максатка ярашлы булыр. Мондый хезмәттәшлек җитештерүдә яңа технологияләр эшләүне һәм аларны кулланышка кертүне сизелерлек тизләтәчәк.

Шулай ук югары технологияле эшләнмәләргә инфраструктура ягыннан шартлар тудыру зарур. Монда инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләрен үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора.

Кече һәм урта бизнесны үстерү – икътисад үсешендә мөһим фактор, ул икътисадтагы үзгәрешләргә аеруча сизгер, шул ук вакытта ул чынбарлыкка да бик тиз яраклаша.

Хөкүмәтебез һәм муниципалитетларыбыз кече бизнесны үстерүгә аеруча зур игътибар бирергә тиеш. Бүген республикабыз халкының дүрттән бере әлеге өлкәдә хезмәт куя.

2020 елга әлеге күрсәткечне 30%ка кадәр җиткерергә кирәк.

Безнең бурыч – эшкуарлар өчен уңайлы мохит тудыру. Муниципаль сәнәгать мәйданчыкларыбыз зур мөмкинлекләргә ия.

Бүгенге көндә 28 районда 45 мәйданчык булдырылды. Шуларның яртысы гына нәтиҗәле эшли дип табылды.

Тагын бер кат ассызыклыйм: сәнәгать мәйданчыкларын барлык муниципалитетларда да оештырырга кирәк! Алай гына да түгел, алар конкрет нәтиҗәләргә – резидентлар санын күбәйтүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга, сатудан һәм салым түләүдән алынган керемнәрнең артуына китерергә тиеш.

Мастер Кама индустриаль паркы мөмкинлекләреннән киңрәк файдалану Кама аръягы зонасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итәчәк.

әйданчыкларны арттыру һәм аларның санын 1 млн 300 мең кв. метрга җиткерү хисабына ул дөньядагы ябулы иң зур сәнәгать паркына әйләнәчәк.

Без бизнеска булышлык итүнең барлык төр программаларын да тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез. Яңа оештырылган Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү федераль корпорациясе белән тыгыз хезмәттәшлектә икътисадның әлеге секторын масштаблы рәвештә техник яңартуны оештыру буенча тәкъдимнәр эшләргә кирәк.

Бу безгә бизнесның конкурентлыкка сәләтлелеген, шул исәптән зур федераль һәм төбәк компанияләреннән сатып алу базарларында да, арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кече һәм урта бизнесны үстерүнең нигезе – аның эшчәнлеген популярлаштыру.

«Эшкуарлык фабрикасы» проекты моның яхшы мисалы булып тора. Әлеге конкурс эшкуарлык өлкәсендә яңа гына эшли башлаучыларга үз-үзенә ышаныч белән бизнесын башлап җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Мондый уңай тәҗрибәне барлык муниципалитетларда да кулланырга кирәк.

Яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә тарту зур әһәмияткә ия. Булачак бизнесменнарны мәктәптә уку елларында үк әзерли башларга кирәк.
Хөкүмәткә әлеге эшне оештыруны йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Авыл хуҗалыгы сәнәгать комплексы өлкәсендә икътисадны үстерүгә булышлык итүче барлык резервларны да тулы күләмдә файдаланырга кирәк.

Азык-төлек эмбаргосы кертелгәннән соң, без азык-төлек товарлары базарында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү буенча уңышлы эш башкардык. Моңа авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру ярдәм итте.

Әлеге эшне лаеклы рәвештә оештырулары һәм актив катнашулары өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм муниципалитетларыбызга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Без авылга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез.

Безнең бурыч – авыл халкына тигез, лаеклы яшәү шартлары булдыру. Республика халкының дүрттән бер өлеше авылларда яши.

Алар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, иң күркәм сыйфатларын саклауга бик зур өлеш кертә.

Соңгы 5 ел авыл хуҗалыгы өчен җиңелләрдән булмады. Табигать шартларының начар булуы белән бергә, әлеге тармакның үсешендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең кредитларны күп алуы, хуҗалык итүнең кече формалары вәкилләренең кредитларга көче җитмәве җитди йогынты ясады.
Моннан тыш, эшкәртү егәренең нәтиҗәсезлеге, логистикадагы кытлык өстәмә бәянең югары күләмен формалаштырырга мөмкинлек бирми.

Тармакка җитди ярдәм күрсәтелүгә дә карамастан, бер үк шартлардагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеге бер-берсеннән нык аерыла.

Чүпрәле районының бер үк мәйдандагы авыл хуҗалыгы биләмәләре булган һәм бер үк дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтелүче Чынлы һәм Шәйморза предприятиеләрендәге хезмәткәрләрнең берсе исәбенә алына торган керем 3 тапкыр аерыла.

Кукмара районының «Кукмара» агрофирмасы белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы биләмәләре кайтыш булган Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында бер хезмәткәр исәбенә алына торган керем 2 тапкырга артык.

Мондый мисаллар аз түгел.

Моннан тыш, агросәнәгать комплексы программаларына күрсәтелгән дәүләт ярдәмен файдалануның нәтиҗәлелегенә системалы анализ ясалмый һәм ул контрольдә тотылмый. Кайбер агрокомплексларның бөлгенлеккә төшүе – моның ачык мисалы.

Агросәнәгать комплекслы өлкәсендә безнең төп бурыч – әлеге тармакка кертелгән акчаның нәтиҗә китерүен арттыру.

Тулаем алганда, агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән алып сату челтәрләренә кадәр бәя куюда катнашучылар арасында җир, мөлкәт һәм институтциячел мөнәсәбәтләрне җайга салырга, чит илләрдән товарлар кертүгә чикләүләр урнаштырылу шартларында үзебездә җитештерелгән продукцияне эшкәртү, саклау һәм сату мәсьәләләрен эшләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалануны контрольдә тотуның нәтиҗәле системасын кертергә кирәк.

Хөкүмәтнең әлеге чараларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.

Хөрмәтле депутатлар!

Икътисад хезмәт ресурсларының тигез үсешеннән башка алга китә алмый.

Зур инвестиция проектларын тормышка ашырганда, без җитештерү өлкәсендә эшләүчеләргә кытлык проблемасы белән очраштык инде.

Башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү белән бергә, әлеге белгечләрне үзебездә әзерләүгә дәүләт заказы булдыруга аеруча игътибар бирергә кирәк. Урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар киләчәктә эш белән тәэмин ителәчәкләрен тәгаен белсеннәр. Бу бурычны халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре хәл итәргә тиеш. Алар үз хезмәтенә яңача караш булдырып, төп игътибарны һөнәри билгеләнешкә юнәлтергә тиеш.

Квалификацияле белгечләр әзерләүдә төп урынны ресурс үзәкләре алып тора. Шундый 5 үзәк эшли. Ел ахырына тагын 9 үзәк – Татнефть компаниясе белән берлектә Түбән Кама һәм Лениногорск шәһәрләрендә, Челтәр компаниясе белән берлектә Зәйдә, Горький исемендәге завод һәм Позис заводлары белән берлектә Зеленодольск шәһәрендә, Казан халыкара аэропорты белән берлектә Лаешта ачылырга тиеш. Әтнә һәм Мамадыш районнарында аграр юнәлештәге 2 ресурс үзәге, Казан шәһәрендә автотранспорт юнәлешендәге ресурс үзәге эшләячәк.

Республика мәгариф системасы үсешенә Казан шәһәрендә 2019 елда үтәчәк WorldSkills Һөнәри осталык буенча дөнья беренчелеге көчле этәргеч бирәчәк.

Хәзердән үк актив рәвештә әлеге зур вакыйгага әзерлек эшенә керешү кирәк. Әлеге Чемпионат эшче һөнәрләрне популярлаштыруга зур өлеш кертер, һөнәри белем бирүне модернизацияләү, аны халыкара белем бирү стандартлары дәрәҗәсенә чыгару өчен көчле этәргеч бирер дип ышанам. Шушындый ук стандартларны җитештерү өлкәсендә дә кертү зарур.

Соңгы елларда мәгариф системасында – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр – матди базаны ныгыту буенча да күп эш эшләнде.

Россия Федерациясе Президентының май аенда кул куелган указларын үтәү барышында мәгариф өлкәсендә хезмәт хакы конкурентлыкка сәләтлелек дәрәҗәсенә күтәрелде. Без конкрет нәтиҗәләр көтәргә хаклы. Һәр дәрес, һәр лекция кызыклы булырга, тәрбия һәм белем бирү максатларына хезмәт итәргә тиеш.

Хөкүмәтебез һәм муниципалитетлар башлыкларына мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Мәктәпләр арасындагы рейтинг әлеге үсешкә этәргеч бирәчәк. Ул, үз чиратында, объектив, нигезле һәм һәркемгә аңлаешлы, ачык булырга тиеш.

Югары уку йортларыбыз алдында да җитди бурычлар тора. Алар арасында уку-укыту процессының сыйфатын яхшырту, мәгариф программаларының даими яңартылып торуы, предприятиеләр белән бергәләп эшчәнлек алып бару, әйдәүче галимнәрне һәм гамәли хезмәткәрләрне укыту эшенә җәлеп итү. Мәктәптән тыш эш һәм техник юнәлештәге өстәмә белем бирү системасын үстерү дә мөһим. Монда шулай ук һөнәри билгеләнешкә басым ясарга кирәк.

Әлеге юнәлештә Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә республикада балалар технопарклары төзү яхшы этәргеч булачак.

Тулаем алганда, безнең төп бурычыбыз – сәләтле кешеләргә яшәү һәм иҗат итү, һәр баланың талантын күреп ала белү һәм аларны үстерү өчен шартлар булдыру. «Талантлар белән стратегик идарә итү» дип аталган дәүләт программасы шуңа юнәлтелгән.

Креатив индустрияләр булдыру республикага иҗади яшьләрне җәлеп итүдә ярдәм булачак. Алар, үз чиратында, кече бизнеска, заманча шәһәр үсешенә көчле этәргеч бирәчәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Тормыш өчен уңайлы мохит тудыруда гражданнарның торак шартларын, торакның сыйфатын яхшырту, аларның торак белән тәэмин ителешен кайгырту мөһим факторлар булып тора.

Коммерциячел нигездә һәм шәхси йортлар төзүгә кызыксындыруны арттырырга кирәк.

«Россиялеләр өчен торак» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елның 1 июленә эконом класслы 1,5 млн кв метр торак кулланылышка кертелер дип көтелә.

Торакны ипотека нигезендә кредитка бирү буенча агентлык мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк.

Без социаль ипотека һәм арендага торак бирү программаларын тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез.

Монда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына төп роль бирелә.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына аерып мөрәҗәгать итәсем килә. Төзелештә өлешле катнашу мәсьәләләре сезнең карамакта. Әлеге өлкәдә муниципалитетлар ягыннан контроль булмау төзелештә өлешле катнашучы гражданның акчасы югалу куркынычын китереп чыгара. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да республикада аларның саны 557!

Шәхси торак төзелешенә бүлеп бирелгән урыннарда күпфатирлы йортлар төзүдә дә шундый ук хәл. Мисал өчен, Казан шәһәрендә мондый объектлар 120 дән артык.

Хакимиятнең урыннарда мондый мәсьәләләрне хәл итүдән читләшүе булырга тиеш түгел!

Моннан тыш, әлеге өлкәдә һәр закон бозу очрагы контроль-күзәтчелек һәм хокук тәртибен саклау органнары тарафыннан җентекле рәвештә өйрәнелергә тиеш.

Бүгенге көндә республика буенча 23 мең кешене авария хәлендәге торак йортлардан күчерү таләп ителә. Әлеге мәсьәлә Казан, Зеленодольск һәм Чистай шәһәрләрендә аеруча кискен тора.

Хөкүмәт һәм муниципалитетлар әлеге программаны үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

Авария хәлендәге йортлардан күчерүнең һәр очрагында әлеге мәсьәләгә шәхси якын килү таләп ителә. Кешеләргә аларның иминлеге бу очракта иң мөһиме икәнлеген аңлатырга кирәк.

Күпбалалы гаиләләргә бүлеп биреләчәк җир кишәрлекләренең инфраструктура ягыннан тәэмин ителүе актуаль бурыч булып кала.

Кайбер районнар әлеге мәсьәләне хәл итүнең механизмнарын уйлап таба. Мисал өчен, Алабугада бу мәсьәлә Торакны ипотека нигезендә кредитка бирү агентлыгы программасы нигезендә хәл ителә.

Башкалабыз җитәкчеләренә әлеге уңай тәҗрибәне исәпкә алырга киңәш итәм. Федераль һәм республика акчаларына өметләнеп, көтеп утырырга кирәкми.
2020 елга 3,5 мең күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре уздырылачак.

Йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыру турында да онытмаска кирәк. Бу – муниципалитетлар, идарәче компанияләр һәм әлеге йортларда яшәүче һәркемнең уртак җаваплылыгы.

Акча керүне тәэмин итү һәм аларны максатчан файдалануны контрольдә тоту буенча тиешле финанс механизмы эшләргә кирәк.

Быел Парклар һәм скверлар елы кысаларында күп эш башкарылды. Халык аларда актив һәм зур кызыксыну белән катнашты. 140 объектның 82 се инде тапшырылды һәм халыкның яраткан ял итү урынына әйләнде. Аларны төзүдә бизнес вәкилләре, шул исәптән Татнефть, ТАИФ, Трансгаз Казан, Челтәр компаниясе, Казан вертолет заводы, Ак Барс, Нәфис һәм башка компанияләр җитди өлеш кертте. Бу оешмалар ярдәме белән Казан шәһәренең Горький паркы, Җиңү паркы һәм Крылья Советов, Нарат урманы, Киров исемендәге бакча, Яшьләр һәм Чишмәле скверлары, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, республикабызның башка шәһәр һәм районнарында парклар һәм скверлар яңартылды.

Зур компанияләр белән бергә әлеге программаны гамәлгә ашыруда кечкенә компанияләр дә катнашуы – сөенечле күренеш. Мисал өчен, Унистрой компаниясе Казан шәһәрендә балалар паркын, Профит компаниясе Чаллы шәһәрендә Сидоровский паркын төзекләндерүдә, Бетар һәм Импульс фирмалары Чистай шәһәрендә объектлар төзүдә ярдәм күрсәтте.

Шуны да ассызыклап үтәсем килә, без паркларны һәм скверларны яңарту белән генә чикләнеп калмаячакбыз. Һәр объектның хуҗасы булырга тиеш. Аларны карап тотарга кирәк. Моннан тыш, биредә тормыш гөрләп торырга тиеш. Бу – муниципалитетлар һәм бизнес вәкилләренең, социаль-мәдәни өлкә оешмаларының һәм иҗтимагый берләшмәләрнең уртак җаваплылык зонасы.

Без киләчәктә дә халык өчен уңайлы җәмәгать урыннары булдыру буенча эшне су объектларын төзекләндерү рәвешендә дәвам итәчәкбез.

Республика территориясенең 6% ын сулыклар алып тора, яр буе зоналарының гомуми озынлыгы 30 мең км тәшкил китә. Халыкка әлеге уникаль байлыктан файдалануга һәм аның кулланылышына юл ачу бик мөһим.

Киләсе елда без җирдән файдалануны тәртипкә салып кына калмыйча, яр буенда яңа рекреация зоналары эшләячәкбез.

Киләчәктә без шәһәр урман-парклары, халыкның кышкы ялын оештыру объектларын төзекләндерү, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрү өчен инфраструктура булдыру мәсьәләләрен һәм башка актуаль мәсьәләләрне җентекләп өйрәнүне планлаштырабыз.

Әлеге чаралар торак пунктларыбызны тышкы яктан төзекләндерүгә ярдәм итеп кенә калмыйча, гражданнарыбыз өчен аралашу һәм ял итүне оештыруның яңа формасы булып торачак.

Республикада тормышка ашырыла торган программалар кысаларында әлеге эшне дә алып барырга кирәк.

Уңайлы тормыш шартлары булдыруда әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын тәэмин итү көннән-көн зуррак урын ала. Гражданнарның экологик иминлеген тәэмин итү, табигать ресурсларын саклап калу һәм алардан рациональ файдалану әлеге өлкәдә өстенлекле бурыч булып тора. Республикада бер генә проект та төпле экологик экспертизадан башка тормышка ашырылмый. Экология басымын эзлекле киметү мөмкинлеге бирүче чараларны тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк.

Төрле категориядәге калдыкларның күләме арту мәсьәләсе бүгенге көндә аеруча кискен тора. Гамәлдәге полигоннарга йөкләнеш елдан-ел арта бара, әмма шул ук вакытта рөхсәтсез чүплекләр саны да кимеми. Бүген үк калдыклар белән эшләүнең нәтиҗәле системасын булдыру зарур.

Гамәлдәге чистарткыч канализация корылмаларының ышанычлы һәм нәтиҗәле эшләве республиканың санитария һәм экология ягыннан иминлеген тәэмин итүнең бер өлеше булып тора. Муниципалитетларга Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп, аларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүне тәэмин итәргә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Һичшиксез, кешеләр сәламәтлеге – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ул.

Республикада сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча күп эш башкарылды.

Югары технологияле медицина үзәкләре төзү һәм клиникларны заманча җиһазландыру белән беррәттән, авыруларны алдан кисәтү, диспансеризация узу, халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү шәһәрдә дә, авылда да өстенлекле юнәлешләр булып кала.

Гомумтабиблык практикасы челтәрен үстерү, районара үзәкләрне ныклы лаборатория һәм диагностика базасы, квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, кыйммәтле технологияләрне һәм дистанцион консультация уздыруны да кертеп, заманча тикшеренүләр үткәрү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

ушы максатларда Казан федераль университетының Университет клиникасы оештырылачак.

Ел саен Татарстанда югары технология кулланып, 20 меңнән артык операция ясала. Аларның нәтиҗәлелеге авыруны тернәкләндерү һәм аякка бастыру өчен дәвалауга бәйле. Шуның нәтиҗәсендә, әйтик, миокард инфаркты кичергән авыруларның 80 проценты гадәттәге яшәү рәвешенә кайта. Шуларны исәпкә алып, республикада заманча яңа реабилитация үзәкләре эшли башларга тиеш.

Хәзерге вакытта дәүләтнеке булмаган сәламәтлек саклау секторы актив үсештә. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына шәхси һәм дәүләт медицина оешмалары эшен халык мәнфәгатьләрен күздә тотып оештыру мәгъкуль. Шул ук вакытта, сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм пациентлар мәнфәгатьләрен беренче урынга кую һәрбер медицина хезмәткәренең төп бурычы булып тора.

Бүгенге көндә сәламәтлек шәхеснең социаль үзенчәлеге булып тора, ул кешегә аның конкурентлылыкка сәләтлелеген, һөнәри актив гомеренең озынлыгын һәм, ахыр чиктә, матди җитешлеген тәэмин итә.

Сәламәт булу модага керергә тиеш!

Республикада халыкара күләмдә һәм Россия күләмендә зур ярышлар уздыру сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга булышлык итә. Төзелгән спорт инфраструктурасының массакүләм спорт үсешенә хезмәт итүе бик мөһим. Безнең бурыч – системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның санын арттыру.

Шул максаттан чыгып, без яңа спорт объектларын, беренче чиратта, муниципаль районнарда универсаль мәйданчыклар төзүне дәвам итәчәкбез, ГТО комплексын кертү һәм популярлаштыру эшен активлаштырачакбыз.

Спорт мәктәпләренең эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Бүгенге көндә республикада шундый 166 мәктәп бар. Аларда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Без үзебезнең укучыларыбыздан зур спортта уңышлар көтәбез.

Тренер-укытучылар составына югары класслы спортчылар тәрбияләү буенча анык бурычлар куярга һәм һәрбер спорт мәктәбенең нәтиҗәлелек буенча индикаторын билгеләргә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Гаилә институтын ныгыту дәүләтнең төп бурычы булып тора.

Гаилә – кешенең таяныч ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул беренче чиратта кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаиләнең төп бурычы – балалар тәрбияләү. Чөнки бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти.

Бүген республикада планлы рәвештә алып барыла торган эш һәм тормышка ашырыла торган социаль программалар берничә ел рәттән туучылар саны артуга китерә. Өч, дүрт һәм биш балалы гаиләләр саны арта. Безнең бурыч – булдыра алганча андый гаиләләргә ярдәм итү.

Яңа төзелгән гаиләләрнең 40 проценты таркалуга без битараф карый алмыйбыз. Гаиләне саклап калу өчен комплекслы чаралар күрү зарур, аерылышу турында бирелгән һәрбер гаризаны анализлау кирәк. Шул ук вакытта нык гаиләләрне пропагандалау яхшы булыр. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйнарга тиеш.

Моннан кала, ир белән хатынны аеру тәртибенең гадилеген закон нигезендә юкка чыгарырга кирәк.

Тулаем алганда, гаилә сәясәте мәсьәләләренә аеруча игътибар бирү кирәк. Республика Хөкүмәтенә бу өлкә өчен җаваплы үзәк формалаштыру бурычын йөклим.

Дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәрвакыттагыча актуаль мәсьәлә булып кала.

Беренче чиратта муниципалитетларның гамәлдән чыгарылган норматив-хокук актлары күп булу борчу тудыра. Бу исә белгечләрнең хокукый белеме түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Хөкүмәткә ел саен муниципаль берәмлекләр өчен хокукый белемле хезмәткәрләр әзерләү буенча максатчан төркемнәр булдыру һәм квалификация күтәрү эшен оештырырга кирәк.

Моннан кала, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре үз бурычларын республика дәрәҗәсендә эшчәнлекне координацияләүдә генә күрәләр.

Бу – принципиаль хата. Дәүләт хакимиятенең башкарма органы функциональлек буенча профильле булган өлкәдә идарә итүнең гомуми җаваплылык үзәге булып тора. Хакимият органнарына системалы бәя биргәндә моны истә тотарга кирәк. Әлеге бәя һәрбер хезмәткәргә, бер яктан, үз алдында торган бурычларны аңларга һәм аларны ничек хәл итәргә, икенче яктан, республика үсешенә керткән шәхси өлешен күрү мөмкинлеген бирә.

Хөрмәтле ватандашлар!

Без үз алдыбызга масштаблы бурычлар куябыз, киләчәккә зур планнар төзибез.

Республиканың бүгенгесе һәм киләчәге безнең һәрберебездән тора. Татарстан – мөмкинлекләр территориясе! Бөтенесе безнең кулда!

Бүген без бердәм булырга, республика мәнфәгатьләрендә бер команда булып, берләшеп эшләргә тиешбез.

Без бергә! Без булдырабыз!

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*