tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казакъстанның татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казакъстанның татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казакъстанның татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты

19 сентябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында, Астанада Казакъстан Республикасы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты.
Очрашу Казакъстанның Тынычлык һәм дуслык сараенда узды. Анда Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашу башында Имангали Тасмагамбәтов Астанада Казакъстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре бизнес-форумы, Татарстан Президенты белән очрашу уздырылуын хәбәр итте. Анда исә социаль-сәяси үсеш, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынган.
“Иртәгә Астанада зур Сабан туе бәйрәме көтелә, аны Казакъстан башкаласында яшәүчеләр дә, кунаклар да түземсезлек белән көтә”, – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов Казакъстан җитәкчеләренә кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Казакъстанда Татарстан көннәрен үткәрү – безнең өчен зур мәртәбә, биредә безнең ватандашларыбыз – татарлар бик күп яши, алар өчен безнең белән элемтәне югалтмау бик мөһим. Безнең мәдәниятне, гореф-гадәтләребезне, татар телен саклап калуыгызны телибез”, – дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. ТР Президенты сүзләренчә, ул Казакъстанда гомер кичерүче татарлар өчен горурлык кичерә, чөнки алар ил үсешендә сизелерлек роль уйнаган.
“Без бергә булырга тиеш – бу мөһим, шул вакытта гына без көчлерәк булып, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклый алачакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстан һәм Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын, сәүдә-икътисади, мәдәни юнәлешләрне, белем бирү проектларын җайга салуда кызыксынучанлык күзәтелүен һ.б. уңай якларны барлады.
Татар җәмгыятьләре вәкилләре, үз чиратында, Казакъстанда Татарстан көннәре кебек олы бәйрәм өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Казакъстан аларның үзләре өчен туган йорт булуын, анда татарлар мәдәнияте һәм традицияләренә игътибар белән карауларын билгеләп үттеләр. Биредә татар телендә китаплар нәшер ителә, фестивальләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырыла. Казакъстанда яшәүчеләр, шулай ук, Татарстан җитәкчелегенә Казакъстанда даими рәвештә татар артистлары чыгыш ясаганы, Сабан туе бәйрәме уздырылганы өчен рәхмәтен ирештерде.
Казакъстан татарлары үз дәүләтләрендә гомер кичерүе рәхәт булуын, шул ук вакытта, үз йортлары күк якын булган Татарстан уңышларына да сөенүләрен ассызыклады. Татарстан һәм Казакъстанның яшь эшмәкәрләре арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек булдыру, шулай ук актив төстә студентлар алмашу кебек тәкъдимнәр яңгырады.
Татарстан Президенты Казакъстан студентларының Татарстан вузларында, һәм киресенчә, татарстанлыларның Казакъстанда белем алуы буенча эшне оештыру заруриятен билгеләп үтте.
Очрашуда Астанада Муса Җәлил урамы булуы, әмма аның истәлегенә мемориаль такта булмавы әйтеп үтелде. Татар активистлары Казакъстан һәм Татарстан җитәкчелегенә аны ачуда теләктәшлек итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, Астанада XIX гасырда ук казакълар ярдәме белән татарлар тарафыннан төзелгән борынгы Җәмигъ мәчетен торгызу турындагы мәсьәлә күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов җыелган затларга Татарстанның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиевны тәкъдим итте. “Аның сезнең ярдәмгә таянып, арабызда бәйләүче звено буларак, сез тормышка ашырырга теләгән проектларны алга сөрүе мөһим”, – дип билгеләп узды ТР Президенты.
Имангали Тасмагамбәтов очрашу азагында Казакъстанның барлык бөек казанышларының тынычлыкка һәм татулыкка нигезләнүен ассызыклады. “Безнең Президентыбыз шундый сәясәт алып бара, вакыт узу белән, без аның Казакъстанны туган йорты дип санаучыларга үсеш алырга, туган телен, мәдәниятен сакларга мөмкинлек бирүен аңлыйбыз”, – диде ул.
Астанада тарихи мәчетне торгызуга килгәндә, түрә Казакъстанның үткәненә зур канәгатьлек белән карауларын билгеләп узды. “Мәчетне торгызу – безнең өчен зур мәртәбә, һәм без тәкъдимегезне кабул итәбез”, – диде Казакъстан башкаласы хакиме.
Очрашу ахырында яклар бүләкләр биреште һәм истәлеккә фотога төште.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белешмәсе буенча, хәзерге вакытта Казакъстанда 350 мең татар яши.

«Татар-информ», Люция Камалова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*