tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстанда татарлар белән очрашачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстанда татарлар белән очрашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Таҗикстанда татарлар белән очрашачак

Рөстәм Миңнеханов  бүген рәсми визит белән Таҗикстанда. Көн тәртибендә эшлекле очрашулар каралган. Президент шулай ук биредә яшәүче татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән дә күрешер дип көтелә. Чараларда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Белешмә өчен: Хәзерге вакытта Таҗикстанда 15 меңнән артык милләттәшебез яши. Биредә оешкан “Дуслык” татар-башкорт мәдәни үзәге белән 2002 нче елдан бирле, иң актив җәмәгать эшлеклеләренең берсе Римма Хәмзина җитәкчелек итә.

2007 нче елда аның тырышлыгы белән,  мондагы татарлар тарихында беренче тапкыр “Сабантуе” оештырыла. Хәзер милли бәйрәмебез Таҗикстанда ел саен уза. Анда әлеге республиканың төрле почмакларыннан милләттәшләребез җыелып күңел ача, очраша.

2016 нчы елның 5 нче ноябрендә “Дуслык” татар-башкорт мәдәни үзәге Дүшәнбе шәһәрендә үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*