tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашты
Татарстан Президенты Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашты

Татарстан Президенты Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашты

16 июль көнне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Түбән Новгород шәһәрендә XVI Федераль Сабантуйда катнашты. Шәрәфле куаклар арасында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Милләтләр эше буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов һәм башкалар. print_1528787_1633284

Бәйрәм буласы урынга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Шанцев Татарстан Республикасы Түбән Кама мунициципаль районы тарафыннан оештырылган татар утарында булдылар, шулай ук «Осталар шәһәре», «Дуслык бәйләме» кебек төрле тематик мәйданнарны, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре әйберләре күргәзмәләрен карадылар.

Сабантуйны ачудагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  билгеләп үткәнчә, татарлар өчен бу – Татарстан Республикасыннан читтә дә уздырыла торган, бик көтеп алынучы һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Аерым алганда, Сабантуй быел Россиянең 57 төбәгендә һәм 27 чит илдә уздырыла. print_1528787_1633262

«Сабантуй – бик шәп бәйрәм, аның ярдәмендә без туган телебезне һәм динебезне саклап калабыз, халкыбыз гореф-гадәтләрен һәм йолаларын буыннан буынга тапшырабыз. Ул тынычлык, мәрхәмәтлелек һәм үзара ихтирам идеалларын чагылдыра», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Монда Россиянең 47 субъектыннан кунаклар килгән, бу әлеге вакыйга белән кызыксыну дәрәҗәсе зур булуны күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.

Валерий Шанцев үз чиратында билгеләп үткәнчә, Федераль Сабантуй Түбән Новгородта икенче тапкыр уздырыла.

Губернатор искәрткәнәчә, кичә Түбән Новгородта Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты булган. Ә бүген исә Уразовка авылында мәшһүр татар җырчылары Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы узган.    print_1528787_1633266

Олег Мельниченко Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән Сабантуй белән котлау сүзләрен укыды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе кешеләренә татар  мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычын тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*