tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Япониядә татарлар җәмгыяте активистлары белән күреште
Татарстан Президенты Япониядә татарлар җәмгыяте активистлары белән күреште

Татарстан Президенты Япониядә татарлар җәмгыяте активистлары белән күреште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашу 1938 елдататарлар нигез салган Токио мәчетендә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республика Президентын татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары, аксакаллары белән таныштырдылар. Япониядә татарлар – Токиода яшәүче 90 кешелек зур булмаган этник төркем. Берничә татар гаиләсе Йокогама, Коба, Кавасакида яши. Таралып яшәүләренә карамастан, татарлар аралашалар, мәчеткә йөриләр, туган җирдән килгән яңалыклар белән кызыксыналар, Татарстанда яшәүче туганнары белән язышалар, дип ассызыкланды очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов милли үзаңны саклап калу җиңел булмаганын искәртте. Иң мөһиме – үз туган җиреңә рухи яктан бәйле булып калу, туган якның газизлеген онытмау. Республика җитәкчелеге ватандашлар белән багланышларны югалтмау өчен бөтен мөмкин булган чараларны үтиләр. “Ана теле” мәгариф проекты кертелде, “ТНВ-Планета” телеканалы эшли, читтә яшәүче милләттәшләр белән Бөтендөнья татар конгрессы даими рәвештә эш алып бара. “Кая булуыбызга карамастан, без үз милләтебез, динебез, мәдәниятебез кешеләре белән ныклы элемтәдә булырга тиеш. Гореф-гадәтләрне, туган телебезне саклап калу, яшьләребезне тарихыбызны, мәдәниятебезне ихтирам итәргә өйрәтү бик әһәмиятле”, – дип белдерде Р.Миңнеханов.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*