tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Икътисад / Татарстан Президенты журналистлар сорауларына җавап бирде
Татарстан Президенты журналистлар сорауларына җавап бирде

Татарстан Президенты журналистлар сорауларына җавап бирде

Татарстанда уллыкка бала алырга теләгән гаиләләр өчен махсус сайт барлыкка киләчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов, журналистлар белән узган елга нәтиҗә чыгарганда, әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, ятим балалар үзебездә тәрбияләнергә тиеш. Рес­публика башлыгы каләм әһелләренең сорауларына җавап биргән­дә, күңелсез вакыйгаларны да читләтеп узмады һәм курыкмаска чакырды.

Билгеле булганча, узган атнада Россия Президенты Владимир Путин, журналистларны җыеп, зур матбугат конференциясе уздырды. Атна ахырында исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов та каләм әһелләре белән очрашты. Рәсми чаралардан аермалы буларак, чәй өстәле артында узган чарада республика башлыгы журналист­ларның барлык сорауларына да җавап бирде. Каләм ияләре аның җәм­гыятьтәге төп проблемаларга карата фикерен генә түгел, ә нәрсәгә үкен­гәненә кадәр ишетте. Ә Президент бернәр­сәне дә яшер­мәгәнен әйтте. “Сез барысын да үзегез күреп, белеп торасыз, – диде ул ике сәгатькә сузылган очрашуда. – Безнең сайтта барысы да язылган. Хәтта минем бүген концертка барасымны да язып куйганнар. Мин барып җитә аламмы әле, юкмы – анысы башка мәсьәлә”.

Президент нәрсәгә үкенә?

“Татарстан көчле һәм шул ук вакытта яшәү өчен уңайлы республикага әвере­ләргә тиеш, – диде Миңне­ханов. – Быел республика һәм федераль программалар тормышка ашы­рылды. Вакыйгалар күп. Үкенерлек берни дә юк. Аның өчен вакыт та булмады. Яхшы вакыйгаларның күбрәк булуы да күңелне кү­тәрә. Әлбәттә, кайбер мәсьә­ләләрдә тоткарлыклар бар. Әмма башкарып чыга алмаган эшләр булмады. Үзебезгә проблемалар уйлап чыгарабыз да аннары аларны батырларча хәл итәбез”. Шу­ңа күрә узып баручы елны Рөс­тәм Миңнеханов яхшы дип бәяләде. Истә калган вакыйгалар арасында ул башкала аэропортында ачылган яңа терминалны, шәһәр белән аэропорт арасында интермодаль хәрәкәт барлыкка килү­не, ИТ-технологияләр юнәле­шен телгә алды. “Бизнес үзенә уңайлы булган урынга бара, – диде республика башлыгы. – Аны көч белән эшләтеп булмый. Башкалар өлгермәгән тармакларга игътибар бирер­гә кирәк. Шуңа күрә бездәге Иннополис, яхшы мәгънәдә, тузан суырткыч кебек эшләя­чәк. Ул бирегә акыл көчен җәлеп итәчәк”. Мәгариф турында сөйләгәндә, Президент мәк­тәптә укыганда инглиз теленә һәм химия фәненә күбрәк игътибар бирмәгәне­нә үкенүен белдерде. “Балаларны тел өй­рәнергә мәҗбүр итәргә ки­рәк. Татарча һәм русчасын да, инглизчә, французча һәм испанчаны да. Андый балалар көндәшлеккә сә­ләтле булачак. Ә татарча белмәгән рус кешесе Президент яки министр була алмаячак”, – дип сөйләде ул.

“Татарда андый нәрсә юк”

Россиядәге ятим балаларны чит илгә җибәрмәү дөрес­ме? Татарстан Президентына бирелгән сораулар­ның берсе әнә шул булды. Билгеле булганча, узган атнада Дәүләт Думасында кабул ителгән закон нигезендә, сабыйларны чит илдәге гаилә­ләргә тапшыру тыела. “Татар халкында, гомумән, андый нәрсә булмаган, – дип сөйлә­де республика башлыгы. – Авылларда, әйтик, ятим калган сабыйларны туганнары яки күршеләре алган. Ялгыз калган өлкән кешеләрне тәр­биягә алу очраклары да бар. Мин әнә шул тради­цияләрнең яңартылуын, ятим сабыйларны каядыр җибәр­мәүләрен телим. Алар үзе­бездә тәрбия­ләнергә тиеш. Бу балаларны үзләренә алырлык гаиләләр җитәрлек дип уйлыйм”. Әмма бу мәсьәләдә тәртип булырга тиеш. Алайса, балалардан да бизнес ясарга маташучылар бар. Шуңа күрә республика башлыгы ятим балаларны уллыкка алырга те­ләгән гаилә­ләр өчен махсус сайт булдырырга тәкъдим итте.

Тимофеев сабак булды

Тәртип мәсьәләсен Президент балалар бакчаларына “элек­трон чират” турында сөй­ләгәндә дә искә алды. Аның сүзләренә караганда, хокук бозган берничә җитәк­че­не эшләреннән куарга туры килгән. Әмма түрәләрне җа­вапка тарту башкаларына сабак була аламы? Журналистлар ришвәт алганы өчен быел колониягә утыртылган Александр Тимофеевны күздә тотып, республика башлыгына әнә шундый сорау бирделәр. “Әлбәт­тә, аның мондый адымга баруы бер дә күңелле хәл түгел, – диде Миңнеханов. – Хакимият башлыкларының хезмәт хаклары начар түгел. Ә инде күбрәк акча эшли­селә­ре килә икән, бизнеска китәр­гә мөм­кин. Беркем дә тотып тормый бит. Миңа калса, бу очрак башкалар өчен яхшы сабак булды. Әмма корруп­циягә каршы көрәшергә тү­гел, коррупция килеп чыкмаслык шарт­лар булдырырга кирәк. Җәмәгатьчелек барысын да күреп торганда, кор­рупциягә урын калмый”.

Боз сөңгесе куркынычрак

Узган елның иң күңелсез вакыйгасы буларак Рөстәм Миңнеханов башкаладагы терактларны искә алды. Әмма коткыга бирелмәскә дә чакырды.

– Без ачык дәүләттә яшибез, – дип сөйләде Миң­не­ханов куркыныч вакыйга­лар­ның сәбәпләре турында. – Барысы да ачык бит – җәм­гыять тә, Интернет та, матбугат та. Безнең егетләр гарәп иллә­рендә укып кайтты. Чит­тән килгән мигрантлар да җитәр­лек. Ә алар арасында төрлесе бар. Әмма, бездә ваһһаб­чы­лык чәчәк ата, дип әйтү дә дө­рес түгел. Үзегез андый хәлне сизәсезме соң? Атышлар Мәс­кәүдә дә, Америкада да була. Мин үзем дә элек сәлә­фи­челәрнең ничек гый­бадәт кылганын, хәнә­филәр­нең кем икә­нен белми идем. Хәнә­филәр – биредә яшә­гән татарлар ул. Ә татар кешесе беркайчан да башка дин­дәге, башка мил­ләттәге кеше белән низагка кермәгән. Андый ке­шеләр юк дип әйтү дә дөрес түгел. Тик куркырга кирәкми. Ваһһаб­чылар һөҗү­менә караганда, башыгызга боз сөң­гесе төшү куркынычы күпкә зуррак.

Хокук саклаучылар бу вакыйгаларны оештыручылар һәм анда катнашучыларны эзләп тапты. Татарстанда һәм Башкортстанда ваһһабчылар бар, ә башка урыннарда хәлләр яхшы дип уйлыйлар. Хәзер без барысы турында да мәгъ­лүмат тупладык. Бездә бернинди сугыш та юк. Барыбыз да тынычлык яклы. Исламның да, православие­нең дә кеше үтерергә чакырганы юк. Бу – безнең өчен чит нәрсә.

Татарстан кризиска әзер түгел

Очрашуда Президенттан Казандагы “бөке”ләр турында да сорадылар. Республика башлыгы фикеренчә, бүгенге вәзгыятьне җәмәгать транспорты системасын үзгәртү юлы белән генә яхшыртырга мөмкин. “Яңа уңайлы автобуслар алар өчен билгеләнгән махсус полосадан тоткарлыксыз йөри башласа, беркем дә үзенең машинасына утырырга тырышмаячак”, – диде ул. Президент очрашуда Казандагы тарихи һәйкәлләрдән файдалана белмәвебезне әйтте. Моннан тыш, ул байларга өстәмә салым салуның файдасы буласына да ышанмый, мәйданга чыгып, митинг-ларда нәрсәнедер хәл итеп буласына шикләнә. Миңнеха­нов Татарстанның кризиска әзер түгеллеген дә яшермәде. “Шуңа күрә Россия Европадагы кризис таралмасын өчен барысын да эшләргә тиеш. Кризис булса – начар булачак. Әмма аннан гына үл­мәбез”, – диде ул. Чөнки алда безне Универсиада көтә. Президент әйтүенчә, Җәйге Уеннар тарихи вакыйга булачак. Ә Яңа елны ул, гадәт­тәгечә, гаиләсе белән каршы алырга җыена.

Автор: Илнар Хөснуллин
Чыганак: “Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*