tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар графигында үзгәрешләр
Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар графигында үзгәрешләр

Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар графигында үзгәрешләр

Кадерле милләттәшләр! 18 гыйнварда Нурлат шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев катнашында узарга тиешле Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы буенча фикер алышу көне үзгәртелде. Игътибарыгызга үзгәрешләр кергән графикны тәкъдим итәбез.

22 нче гыйнвар көнне утырыш Нурлат районында үтә. Биредә Аксубай, Алексеевский, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан килгән татар җәмәгатьчелеге фикер алышачак.

23 нче гыйнварда Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган утырышны Бөгелмә шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Бу мәйданчыкта Баулы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт районында яшәүче милләттәшләребез җыела.

25 нче гыйнварда исә очрашу Яр Чаллы шәһәрендә билгеләнгән. Биредә Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан вәкилләр катнашуы көтелә.

30 нчы гыйнварда Буада Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Чүпрәле районнарыннан һәм Болгардан килгән татар җәмәгатьчелеге Татар халкы үсеше стратегиясенә карата фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*