tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ирек Баһманов белән очрашу һәм аның «Әлмәндәрнең улы» дигән китабын тәкъдим итү булды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ирек Баһманов белән очрашу һәм аның «Әлмәндәрнең улы» дигән китабын тәкъдим итү булды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ирек Баһманов белән очрашу һәм аның «Әлмәндәрнең улы» дигән китабын тәкъдим итү булды

17 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов белән иҗади очрашу һәм артистның “Әлмәндәр улы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Китапханәнең зур уку залына артист иҗатын яратучылар белән беррәттән аның балалары, оныгы, Камал театрыннан хезмәттәшләре дә килгән иде. Ирек абый үзенең гаиләсе, артист тормышында булган төрле кызыклы хәлләр, бик җылы итеп укытучылары турында сөйләде. Депутат, язучы Разил Вәлиев, танылган артистка, Ирек Баһмановның сабакташы Наилә Гәрәева, галим, язусы Нурмөхәммәт Хисамов, артист, язучы Хәлим Җәләлов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, китапның автор-төзүчесе Люция Хәбибуллина да кичә героена үзләренең җылы мөнәсәбәтен белдереп чыгыш ясадылар. Камал театрының җырчы артистлары нәни генә концерт та бирделәр.

Бу китапханә һәи театрның уртак проектының өченче очрашуы. Гыйнвар һәм февраль айларында Ринат Таҗетдңинов һәм Наил Дунаевка багышланган кичәләр инде үткән иде. Апрель аенда Нәҗибә Ихсанова, май аенда Равил Шәрәфиев белән очрашулар планга кертелгән. Сентябрь аеннан башланган яңа сезон Туфан Миңнуллинга багышланган кичәдән башланып китәчәк.

Китап турында

2013 елда нәшер ителгән “Әлмәндәр улы ” китабы Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов иҗатына багышлана. Китапның идея авторлары һәм проект җитәкчеләре – Шамил Закиров һәм Илфир Якупов. Китапта Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның гомер мизгелләре, иҗат сәхифәләре чагылдырган язмалар урын алган; дусларының, хезмәттәшләренең соклану – горурлану хисләре белән сугарылган истәлекләре, журналистларның әңгәмәләре дә тупланган.

Артист хакында

1932 елның 6 январенда Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында.

Ирек Вәли улы Баһманов 300 дән артык төрле характерлы образлар иҗат итүче танылган артист. Аның геройлары күбесенчә зыялылар, тотнаклы, тыйнак, фикер ияләре.

Татарстанның халык артисты – 1982.

Камал театры сайты мәглүматы кулланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*