tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли музеенда Гаяз Исхакига багышланган электрон экспозицияне тәкъдим итү була
Татарстан Республикасы Милли музеенда Гаяз Исхакига багышланган электрон экспозицияне тәкъдим итү була

Татарстан Республикасы Милли музеенда Гаяз Исхакига багышланган электрон экспозицияне тәкъдим итү була

«Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда 22 июльдә кичке сәгать дүрттә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакига багышланган электрон экспозиция ачыла.

Ул «Аяз-Тахир Төркестан Идел Урал» фонды тырышлыгы белән оештырылган. Биредә беренче тапкыр Г.Исхакыйга багышланган Татарстан Республикасы Милли музее, А.М. Горький әдәби-мемориаль музее, Татарстан Республикасы Милли архивы, Камал театры музее фондларына сакланучы материаллар күрсәтеләчәк.

Язучының«Гаяз Исхаки: тәрҗемәи хәле һәм иҗаты сәхифәләре» күргәзмәсендә куелган шәхси әйберләре 1997 һәм 2002 елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан Татарстан Республикасы Милли музеена тапшырылган. Шул вакытларда Төркиядә яшәгән татар эшмәкәреӘхмәтвәли Мәңгәри хәйрия фонды һәм аның кызы һәм фондның рәисе Сафия Имре Төркиядән Гаяз Исхакиның шәхси әйберләрен алып килеп Татарстанның шул чактагы Президенты М. Шәймиевка тапшырган иде. Соңрак алар Татарстан Республикасы Милли музеена бирелде.

20 июльдә Казанга «Аяз-Тахир Төркестан Идел Урал» фонды рәисе Тюлай Дюран ханым киләчәк. Ул Чистайда һәм Г.Исхакиның Яуширмәдәге Тарихи-мемориаль һәм этнография комплексында булачак.

22 июльдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г.Исхакиның әдәби мирасын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл узачак.

Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгының
Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*