tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре татар оешмалары җитәкчеләренә дәрес бирде
Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре татар оешмалары җитәкчеләренә дәрес бирде

Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре татар оешмалары җитәкчеләренә дәрес бирде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышы программасы кысаларында семинар – киңәшмә узды. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган киңәшмәдә Милли шура әгъзалары һәм Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләре катнашты. Әлеге утырыш татар оешмалары эшчәнлек барышында көндәлек тормышта килеп туган сорауларга җавап табу максатында оештырылды.

Утырышта Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рәмзия Хәсәнова Юстиция министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырып узды һәм Россия Федерациясендә коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү кагыйдәләре турында сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 5778 коммерцияле булган оешма теркәлгән. Россиядәге иң күп дини оешмалар Татарстанда теркәлде, дип билгеләп узды белгеч.

Семинар барышында татар оешмалары җитәкчеләре Юстиция министрлыгы вәкиленә үзләренең сорауларына җавап тапты. Семинарда катнашучылар “милли-мәдәни автономияләр белән депутатлар идарә итә аламы?”, “оешма вәкиле ялган мәгълүмат таратканда коммерцияле булмаган оешма җаваплылыкка тартыламы?”, “оешманы гамәлгә куючыларның берсе оешмадан чыккан очракта нинди кагыйдәләр?” кебек сорауларны күтәрде, милли-мәдәни оешмаларга кагылышлы кануннардагы үзгәрешләр, җитәкче билгеләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ТР Мәдәният министрлыгында инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрияләр бүлегенең әйдәп баручы белгече Илсөяр Хисматова Татарстан Республикасы тарафыннан милли-мәдәни оешмаларга бирелә торган грантлар һәм аларны алу тәртибе белән таныштырып узды. Яңа кагыйдәләр буенча, 2019 елдан грантлар суммасы 5 миллионнан 10 миллион сумга кадәр күтәрелде. Статистик мәгълүматларга караганда, соңгы елда 44 гаризаның 27 сенә 212 меңнән – 486 меңгә кадәр күләмдә грант бирелгән. Киләсе елдан әлеге грантларга дәгъва кылу тәртибенә багышланган семинар киңәшмәләр уздыру планлаштырыла.
Илсөяр Хисмәтова хәбәр итүенчә, соңгы грантлар татар фильмнарын төшерү өчен, тарихи үзәкләр булдыру, укулар оештыру өчен бирелгән.

Семинар барышында шулай ук тарих фәннәре докторы, РАЭН академигы, “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков чыгыш ясады. Ул татар оешмалары җитәкчеләрен “Туган җир” журналы белән таныштырып узды. “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” рәисе Альберт Борһанов исә җәмгыять эшчәнлеге турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*