tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Сабантуе котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразиевның Сабантуе котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Сабантуе котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Без, татарлар, кайда гына яшәсәк тә, Сабантуй барыбыз өчен дә  иң кадерле һәм якын бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу бәйрәм халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, тырышлыгын, кунакчыллыгын һәм башка асыл сыйфатларын ачып бирә. Электән килгән гореф-гадәтләребезне хәзерге заман мәдәни табышларыбыз белән баетып уздырылып килүче Сабан туе бөтендөньяга сибелеп яшәүче татарларның рухи бердәмлеген күрсәтә, милләтләр һәм диннәр арасында дуслык күперен ныгытучы зур бәйрәм булып тора. Шунысы сөендерә, ел саен Сабантуйлар географиясе дә киңәеп бара. Сабан туе шул кадәр популяр бәйрәмгә әверелде, монда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә ял итә, күңел ача, дуслары, танышлары белән очраша. Киң мәйданнар төрле яшьтәге, төрле диндәге кешеләрне елмаеп, үз итеп каршы ала. Һәрбер авыл,район һәм шәһәр башлыклары,регион җитәкчелеге Сабантуйга хәерхаклы булып, бәйрәм оештыруда актив рәвештә матди һәм рухи ярдәмнәрен кызганмыйлар.Сабан туе Россия күләмендәге иң олы мәдәни вакыйгаларның берсенә әверелеп бара.

Кадерле дуслар, чын күңелдән барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйм, һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм имин көннәр телим. Сабантуй онытылмаслык гүзәл хатирәләр белән безнең күңелләребездә калсын, барлык катнашучыларга да бәхетле мизгелләр бүләк итсен.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе

В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*