enrutat
Баш бит / Татарстан Республикасы Президенты казанлыларны Сабан туе белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты казанлыларны Сабан туе белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты казанлыларны Сабан туе белән котлады.

Бүген, 15 июль көнне, Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме — Сабан туе уза. Татарстан Республикасы Президенты казанлыларны бәйрәм белән котлады.

«Исәнмесез, кадерле казанлылар, Сабан туе кунаклары. Сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте, шуңа күрә ачуланмассыз. Бүген безнең иң яраткан Сабан туебыз Казан каласында үтә. Республикабызда күп җирдә Сабан туе узды, берничә җирдә генә калды. Әлбәттә, ел саен без бергәләп җыелып, туганнар, дуслар, кунаклар белән иң яраткан бәйрәмебезне бергә үткәрәбез. Сабан туен нинди дә булса казанышлар белән каршы алабыз. Безнең республикабызда үзгәрешләр бик зур. Бу үзгәрешләрдә һәммәбезнең өлеше зур. Хезмәтегез өчен, республиканы яратканыгыз өчен зур рәхмәт», — диде ул.

 «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*