tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе –Республика көне уңаеннан тәбрик итәм.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек иҗтимагый тормышка тагын да җанлану, аерым бер күтәренкелек өстәде. Татарстанның үткәне мисалында кешеләрнең үз алларына ачык һәм күркәм максатлар куеп  берләшүе, аларның хезмәте икътисадый үсеш, тормышны яхшырту, иҗтимагый яшәешнең мөһим нигезен тәшкил иткән бай мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыруын ачык күрергә була.

Күпмилләтле Татарстан иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап, алга баруын дәвам итә. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясенең тыныч шартларда баруы шуңа дәлил булып тора. Республиканың киләчәк үсешен законнар нигезендә тәэмин итә алырдай көчле депутатлар корпусы сайланачагы шик тудырмый.

Россия Федерациясенең алдынгы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан ил җитәкчелегенең даими ярдәмен тоеп яши. Төбәкләр белән хезмәттәшлектә без Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2018 елгы май указында куелган стратегик бурычларны үтәү юнәлешендә тырышып эшлибез.

Казанда берничә көн элек тәмамланган WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионаты республиканың инфраструктура һәм кадрлар  белән бәйле зур мөмкинлекләргә ия булуын  күрсәтте. Татарстанга федераль үзәк һәм халыкара оешмалар тарафыннан күрсәтелгән ышаныч инвестицияләр кертергә теләүчеләрнең республика белән кызыксынуын арттыру, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту эшенә бәрәкәтле этәргеч бирә.

Республикада гамәлгә ашырыла торган программалар гражданнар өчен заманча торакта, уңай тирәлектә яшәү,  сыйфатлы медицина ярдәме һәм яхшы белем алу,  гаилә төзү, балалар үстерү һәм тәрбияләү мөмкинлеген, өлкәннәрнең имин һәм мул тормышын  тәэмин итүне максат итеп  куя.

Кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы үз бәйрәмен җәмгыятьтәге күтәренке рух һәм киләчәккә якты өметләр белән каршы ала.

Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән сезгә Татарстаныбыз һәм Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, исәнлек-саулык, тынычлык  һәм бәхет телим.

Республика көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*