tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавы
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.З.Закировка

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Ихластан Сезне туган көнегез белән котлыйм, Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, иминлек телим.

Бу көннәрдә республика җәмәгатьчелеге Татар конгрессының VI корылтае алды рухы белән яши. Бу олы җыенны булдыруга куйган тырышлыгыгыз, ерак илләргә таралган милләттәшләребезне берләштерүгә юнәлтелгән актив һәм күпкырлы эшчәнлегегез, илһамланып халкыбызга хезмәт итүегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Булачак корылтай уңышлы узсын, күңелегезгә сөенеч һәм дәрт китерсен.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*