tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстан Республикасы студентлары гүзәле» титулына КФУ студенты Ләйсән Таһирова ия булды
«Татарстан Республикасы студентлары гүзәле» титулына КФУ студенты Ләйсән Таһирова ия булды

«Татарстан Республикасы студентлары гүзәле» титулына КФУ студенты Ләйсән Таһирова ия булды

14 декабрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасы студентлары гүзәле» дип исемләнгән талант, грация һәм артистлык осталыгы бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Казан федераль университеты студенты Ләйсән Таһирова шул  җиңү яулады. Конкурс талантлы яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү, студентлар иҗатын пропагандалау һәм аны массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә популярлаштыру, Татарстан халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау, Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.

Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, Казан шәһәре Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Казандагы иҗтимагый вәкиле, «Толстойвеар» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Михаил Кузнецов, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика оешмасы рәисе Элькин Искәндәров, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Александр Кириллов, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» Региональ иҗтимагый оешмасы советы вәкиле Айдар Сәгетдинов, 2019 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 2020 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры, «Ак Барс» хоккей клубы капкачысы Әмир Мифтахов, Pro Make-UP STUDIO by Liliya tikhomirova студиясе җитәкчесе Лилия Тихомирова, режиссер, сценарист, фотограф, оператор, «Видимый свет» продакшнына нигез салучы, «Видимый дом» киңлегенә нигез салучы һәм «Бүләк ит» чәчәк остаханәсенә нигез салучы Тимур Шәйхетдиновлар катнашты.

Ринат Садыйков конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «Бүген без сәхнәдә  матур һәм сөйкемле кызларны гына түгел, ә спорт, иҗат һәм мәдәният өлкәсендә зур тырышлык куйган һәм уңышларга ирешкән шәхесләрне күрәбез. Һәм мин ышанам ки, бүгенге тәҗрибә аларга яңа үрләрне яуларга һәм яңа максатларга ирешергә ярдәм итәр! Сезне чын күңелдән котлыйм!».

«Бүген безнең өчен, бигрәк тә Россия яшьләр берлеге өчен бик шатлыклы көн,  чөнки без, авырлыкларга карамастан, бу зур чараны  матур итеп уздыра алдык. Конкурста катнашучыларга, хезмәттәшләргә, жюри әгъзаларына, режиссерлык-куелыш төркеменә һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм Спорт министрлыгына ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт», – дип ассызыклады Элькин Искәндәров.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен 200 дән артык гариза бирелгән иде, сынаулар нәтиҗәсендә финалга Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан 10 катнашучы узды. “Татарстан Республикасы студентлары гүзәле” титулына КФУ студенты Ләйсән Таһирова ия булды.

Конкурсны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика оешмасы оештырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*