tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән!
Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән!

Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле татарстанлылар!

27 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таянып гомер итә.

Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәм, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*