tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасының татар оешмаларына яңача эшләү бурычлары куелды
Татарстан Республикасының татар оешмаларына яңача эшләү бурычлары куелды

Татарстан Республикасының татар оешмаларына яңача эшләү бурычлары куелды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында БТКның Татарстан Республикасындагы бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узган утырышта Татарстанның төрле районнарыннан өч дистәдән артык вәкил катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 43 оешмага чакыру җибәрелсә дә, Аксубай, Актаныш, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Сарман кебек районнардагы татар оешмаларыннан вәкилләр катнашмады. Әлеге исемлекне барлап чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли рәисе уз вазифаларына салкын караган оешма җитәкчеләренә: “Бергә эшлибез икән, мөмкинлек табып катнашу кирәк”, – дип кисәтү ясады.

Бүгенге киңәшмә Татарстандагы татар оешмаларының киләчәктә берләшеп, уртак фикергә килеп, яңача эшләү юнәлешләрен, форматын билгеләү максатында оештырылган иде. Районнардагы татар оешмалары җитәкчеләренә төп яңалык буларак , Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасында милли мәнфәгатьләрне яклау максатында, аерым бүлек – Татарстан Республикасындагы оешмалар белән эшләү комитеты булдырылу турында хәбәр җиткерелде. Татарстандагы татар оешмалары белән идарә итү белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров шөгыльләнәчәк.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, читтә яшәүче милләттәшләребез Татарстанны дин һәм милләт мәсьәләләрендә үрнәк буларак күрә һәм зур өметләр баглый. “Җирле татар оешмалары бердәм булып, үрнәк тәҗрибә күрсәтергә тиеш. Хәзердән башлап без башкача эшләү форматына күчәбез”, – дип белдерде Васил Шәйхразиев. Татарстандагы татар оешмалары җитәкчеләре белән тыгыз элемтәләр һәрдаим уздырылачак видеоконференцияләр форматында алып баралачак, квартал саен очрашулар, фикер алышу, тәҗрибә бүлешү өчен утырышлар үтәчәк. Шулай ук Васил Шәйхразиев җирле татар оешма җитәкчеләренең үз төбәк җитәкчелеге белән нинди элемтәләрдә торуын да ачыклаячагы турында хәбәр итте.

Очрашуда яңгыраган мөһим бурычларның берсе буларак, Татарстан Республикасының ике дәүләт теле турындагы законының ничек үтәлешен Татарстанның җирле оешма җитәкчеләре үз күзәтүе астына алырга тиеш. Моның максатында көндәлек эш башкаруны сорыйм, кирәк икән, җирле хакимияткә теләк-тәкъдимнәр белән чыгып, аларның милли мәсьәләләр буенча ярдәмчелләре буларак та эшләү мөмкинлекләре бар, дип ассызыклап үтте Милли Шура рәисе.

Киңәшмә эшендә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин быел 27 октябрь көнне “Татарча диктант” акциясе турында сөйләп узды. Утырышта 2019 елда Татарстанда акциядә катнашучылар санын арттыру бурычы куелды. Шулай ук “Татар кызы” проектын киләсе елга районнардан зона өлешләрен башлап җибәрүдә татар оешмаларының активлыгы соралуы хәбәр ителде.

“Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова районнарда актив эшләп килә торган “Ак калфак” оешмаларының тулы булмаган гаиләләр белән эшләү юнәлешен татар гаиләләре, яшь татар гаиләләре белән эшләүгә юнәлтергә тәкъдим итте. Шулай ук балалар туу санын арттыруны, хатын-кызлар сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләргә игътибар юнәлтүнең мөһимлеге турында сөйләде. Милли киемнәр, йола, гореф – гадәтләрне дә кире кайтарырга кирәк, дип чыгышын тәмамлады ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Татарстандагы татар оешмаларына мөрәҗәгать итеп: “Татар эшли белә, ләкин күрсәтә белми. Һәрбер районнан Бөтендөнья татар конгрессы сайтына мәгълүмати сәбәбе булган хәбәрләр көтеп калабыз”, – дип милләтнең күрке булган шәхесләрне дөньяга күрсәтү кирәклеген белдерде.

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документ әзерләү эше алып барыла. “Җитәкчеләр халыктан тәкъдимнәр җыю эшендә зур булышлык күрсәтә ала, татар өчен бик мөһим булган документны безгә бергә әзерләү бурычы йөкләнде”, – дип Милли шура рәисе районнарда эшләп килүче татар оешмалары вәкилләреннән тыгыз хезмэттэшлек котуен, тәкъдимнәр кабул ителүе турында искәртеп узды.

Алёна Низамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*