tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан театрлары арасында телне саклау темасына грантлар конкурсы игълан ителә
Татарстан театрлары арасында телне саклау темасына грантлар конкурсы игълан ителә

Татарстан театрлары арасында телне саклау темасына грантлар конкурсы игълан ителә

Татарстан театрлары арасында татар телен саклауга, өйрәнүгә, үстерүгә һәм популярлаштыруга багышланган театраль проектларга грантлар конкурсы игълан ителә.

Конкурсны Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы комиссия Театр әһелләре берлеге белән бергә оештыра. Грантлар конкурсы «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…» дип атала. Ул заманча драматургия һәм театр сәнгатенә ярдәм максатларыннан чыгып игълан ителде.

Проектның төп максаты — татар телен саклау һәм популярлаштыру. Конкурста бу темага проект тәкъдим иткән республика театрлары катнаша. Комиссия карамагына махсус язылган пьесалар һәм татар әдәбияты классикларының һәм бүгенге авторларның проза әсәрләренә инсценировкалары тапшырыла.

Проектларның нигезенә татар теле турында уйланулар, заманча мультимәдәни җәмгыятьтә татар теленең чагылышы һәм милли тәңгәллек турында уйланулар салынган булырга тиеш дип ассызыклый оештыручылар.

Конкурсның нәтиҗәләре 2021 елның 21 февралендә — Халыкара туган тел көнендә игълан ителәчәк. Яңа спектакльнең премьерасы 31 октябрьгә каралган.

Җиңүче театрлар спектакль куярга 600 мең сум грант ала, ә драматургия әсәре авторлары 100 мең сум күләмендә премия алачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*