tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан укучысы Рамазан Рәхмәтуллин Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады
Татарстан укучысы Рамазан Рәхмәтуллин Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

Татарстан укучысы Рамазан Рәхмәтуллин Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

Казандагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Рамазан Рәхмәтуллин информатика фәне буенча Япониядә үткәрелгән Халыкара олимпиадада Россия данын яклап, алтын медаль яулады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә лицейның директоры Елена Скобельцина хәбәр итте.

Рамазан быел Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның унберенче сыйныфын тәмамлаган. “Рамазан Н.И.Лобачевский исемендәге лицей исеменнән катнашкан, олимпиадаларда җиңгән бердәнбер укучыбыз түгел. Безнең узган елларда да лаеклы урыннар яулаган укучыларыбыз булды. 2016 елда Казанда үткән Халыкара информатика олимпиадасыннан 9 сыйныф укучысы Әсхәт Сәхәбиев призер дәрәҗәсенә ирешә алды, Илдар Гайнуллин Бөтенроссия күләмендә узган информатика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды.
Рамазан олимпиадаларга дәрестән тыш әзерләнде. Тик җиңүгә ирешү өчен, аңа һәр ай саен төрледән-төрле бәйгеләрдә даими катнашырга туры килде. Ул инде Бухарестта, Болгариядә һ.б. җирләрдә үткән сынауларда катнашты. Шуңа күрә Рамазан күбесенчә дистанцион белем алды. Олимпиадалардан кайткач, укытучылар янына барып, консультацияләргә йөрде һәм соңыннан зачетларлар тапшыра иде. Соңгы елда бик тырышып укыды”, – диде лицей директоры .

Елена Скобельцина сүзләренчә, Рамазан Рәхмәтуллин Казанда туып үскән, гаиләдә бердәнбер бала. Рамазанның әнисе аны укытуга, тәрбияләүгә зур көч куйган. “Рамазан холкы белән тыйнак, сабыр, хезмәт сөючән кеше. Ул җаваплы һәм булдыклы укучы. Чагыштыру өчен: гади укучылар ярты елда үзләштерә алган программаны Рамазан өч көндә өйрәнә алды! Соңгы вакытта Рамазан информатика фәне белән кызыксынды, җиңүгә ахырга кадәр көрәште. Монда Рамазанның тырышлыгы нәтиҗәсе генә түгел, җиңүгә аның остазы Сергей Михайлинның, оештыру эшләре белән булышкан лицейның һәм Казан федераль университетының, аерым алганда, югары уку йортының ректоры Илшат Гафуровның өлеше дә керде. Гомумән алганда, безнең лицейда “2.0 Олимпиада клубы” эшли. Олимпиада хәрәкәтендә катнашкан һәр бала өчен юл картасы төзелә, безгә бирелүче грант акчасын да без олимпиадада катнашучылар өчен, аларның сәләте үсеше өчен тотабыз”, – диде ул.

Елена Скобельцина Халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларга үтү өчен балаларга бик күп сайлап алу турлары аша узарга кирәклеген әйтте. “Барысы да лицей күләмендәге олимпиададан башлана, аннары муниципаль, төбәкара, Бөтенроссия күләмендәге олимпиада сынауларын узарга кирәк. Шунда җиңеп чыга алсаң, Россия данын якларга Халыкара олимпиадада катнашучыларны әзерли башлыйлар. Россиянең барлык мәктәпләреннән 45 укучы претендент иде, аларның нибары дүртесе генә Япониядәге Халыкара олимпиадага катнашырга чыга алды. Япониядәге олимпиадада 85 илдән 900 укучы катнашты. Ике укучы Мәскәүдән, берсе Санкт-Петербургтан иде. Безнең Рамазанның нәтиҗәләре башкалардан югарырак булды: ул 900 кешедән торган рейтингта бөтендөньядан 11 урынны алды. Мәскәүдән катнашкан егет 21 урынны, Санкт-Петербургтан 32 урынны һәм Мәскәүдән өченче егет 63 урынны яулады. Россия ике җиңүчене һәм ике призерны алды. Әмма безнең Рамазан башкалардан күпкә алда!” – ди ул.

“Миңа калса, иң объектив олимпиада – информатика буенча. Олимпиадалар ике этапка бүленә: укучылар онлайн режимда информатика фәненнән мәсьәләләр чишә һәм шул арада аларны компьютер тикшерә, тиешле баллар чыгара. Шунысы мөһим – андагы мәсьәләләр барысы да инглиз телендә, укучылар тәрҗемә итә белергә дә тиеш дигән сүз, чөнки инглиз теле – халыкара тел. Россия белән Япония арасында алты сәгать аерма бар, шуның өчен дә безнең балаларга бу олимпиада икеләтә сынау”, – дип сөйләде лицей директоры.

“Рамазан быел Санкт-Петербургның информацион технологияләр, механика һәм оптика буенча милли тикшеренү университетының математика һәм информатика факультетына укырга керде. Дөрсен әйткәндә, аңа БДИны югары балларга тапшыруның әһәмияте юк иде, чөнки Халыкара һәм Россия күләмендә җиңеп чыккан укучыга Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына ишекләр ачык. Без Рамазан белән инде килештек, ул Лобачевский лицее укучыларын онлайн режимда укытачак”, – диде Елена Скобельцина.
Информатикадан Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Кагыйдә буенча бер командада дүрттән артык катнашучы булмаска тиеш. Россия җыелмасына укучылар бәйге нәтиҗәләре буенча сайлап алына.

Олимпиада ике турда уза, һәр турга бишәр сәгать бүлеп бирелә. Шул вакыт арасында өч алгоритмик мәсьәләне программалаштырырга кирәк. 2017 елда Россия укучыларының дүрт кешедән торган җыелма командасы 1 алтын һәм 3 көмеш медаль яулап ала.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*