tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан язучылары Магнитогорскта яшәүче татарларның хәл-әхвәлләрен белешә
Татарстан язучылары Магнитогорскта яшәүче татарларның хәл-әхвәлләрен белешә

Татарстан язучылары Магнитогорскта яшәүче татарларның хәл-әхвәлләрен белешә

Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрьләр Газинур Морат, Марат Закир, Рифат Җамал Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск каласында сәяси репрессия корбаннарын искә алу чараларында һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларда катнаша.

Бүгенге көндә Магнитогорск шәһәрендә 25000гә якын татар яши. Барысының диярлек ата-бабалары сөргенгә куып китерелгән. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса, бераз ирек килгәч, сугыштан соң, аерым йортларны мәчет итеп, намаз укыганнар, дин тотканнар. Утызынчы елларда Магниткада җидееллык ике татар мәктәбе – 18нче һәм 35нче номерлы мәктәпләр эшләгән, сөргенгә сөрелгәннәрнең балалары саф татарча белем алганнар, әмма ул татар мәктәпләре сугыш вакытында ябылган һәм яңадан ачылмаган.
Магнит шәһәренә гаиләләре белән булачак шагыйрьләр Гамил Афзал, Басыйр Рафиков, композитор Рафаил Бакировның ата-аналары сөрелгән.

1991 елдан башлап 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*