tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары — Ижауда
Татарстан журналистлары — Ижауда

Татарстан журналистлары — Ижауда

Вакыт, бармак арасыннан коелган ком кебек, ага да ага. Һич туктатыр чара юк. Кайдадыр чабабыз, ашыгабыз, җитешмибез… Ярый әле тормыш ыгы-зыгыларыннан арындырыр өчен күңелгә рухи азык бирүче бәйрәм-кичәләр, күңелле чаралар бар. Алар безне дәртләндереп, рухландырып җибәрә…

Декабрь аеның беренче өч көнендә татарларның милли-мәдәни тормышы кайнап торды. Аларны Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге һәм Милли-мәдәни автономиясе “Бердәмлекне җилкән итеп” дигән баш астында оештырдылар. Өч көн дәвам иткән мәдәни чаралар һәрберсе зур әһәмияткә ия.

1нче декабрьдә Ижау шәһәренә мәркәзебез Казаннан “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгына караган журнал һәм газеталарның баш мөхәррирләре килде. Алар – шушы агентлыкның директор урынбасары һәм “Мәгариф” журналының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Сөмбел Таишева, “Мәгариф” журналының мөхәррир урынбасары Рифат Каюмов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, драматург Рәдиф Сәгъдиев, “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина иделәр.

Беренче очрашу урыны 6нчы гимназия булды. Казан кунагы Сөмбел Таишева укучыларны кыскача Казанда дөнья күргән милли басмалар белән таныштырды. Гимназия китапханәсенә үзләре белән алып килгән журналларны, чәкчәк бүләк итте. Кунакларның тирән эчтәлекле шигырьләрен җанга үтешле итеп укулары, укучыларны иҗатка өндәүләре, үзләренең балачакларындагы истәлекле вакыйгаларын искә алулары иҗади мохит тудырды. Балалар язучыларга сорау­ларын бирделәр, автографлар алдылар.
107нче балалар бакчасында берсеннән-берсе матур милли күлмәкләрдә татарча сәламләп каршы алучы балаларны, милли орнаментлар белән зәвыклы итеп бизәлгән чиста-пөхтә балалар бакчасын күреп, горурланып куйдым. “Безнең максат — кечкенәдән татар телен өйрәнгән шушы балаларны югалтмыйча, аларның мәктәптә дә татар сыйныфларында укуларын дәвам иттерү. Ләкин күп кенә ата-аналар балаларын рус мәктәбенә бирә, шулай итеп, татар тәрбиячеләренең хезмәте юкка чыга. Милли тормышта актив булып, бәйгеләрдә катнашып, үз-үзләрен үстерергә мөмкинлекләр зур, сабыйларыгызны татар сыйныфына бирергә тырышыгыз”, — дип, очрашуга килгән ата-аналарга мөрәҗәгать итте Рәмзия Габбасова.

Мине әлеге балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренең бердәм булып очрашуда катнашулары, иҗади сәләтләрен эшкә җигүләре сокландырды.

Язучыларның иҗади чыгышларына җавап итеп балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Калфак туе” дип аталган бәйрәм-тамаша күрсәттеләр.

Халыклар дуслыгы йортында Казан кунаклары белән берлектә түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының беренче урынбасары Сергей Васильев, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Энвиль Касимов, Мәгариф министры урынбасары Лариса Пластинина, Мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Татьяна Боталова, милли оешмалар җитәкчеләре, удмурт телендә нәшер ителүче газета-журналларның баш мөхәррирләре катнаштылар.

Түгәрәк өстәлнең максаты туган телне саклау, милли басмаларның эшчәнлеге, аларга шартлар тудыру турында фикер алышу иде. Сергей Васильев: “Удмуртиядә 19 милли басма нәшер ителә, шуларның берсе — татар газетасы. “Яңарыш” газетасына 25 ел тулуны зурлап билгеләп үттек. Милли басмаларның журналистлары актив, зур тырышлык белән эшли, газета-журналлар гына чыгарып калмый, төрле әдәби кичәләр, укучылары белән очрашулар оештыралар. Әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чараларын финанслау аз булуы зур проблема”, — дип сөйләде.

Рәмзия Габбасова Удмуртиядә 100 меңгә якын татар яшәвен, аларга яшәү, эшләү, белем алу өчен шартларның булуын ассызыклады, 6нчы гимназиягә ремонт таләп ителүен һәм бу мәсьәлә төрле югарылыкта күтәрелсә дә, әлегә хәл ителү юллары күренмәвен билгеләп үтте.

Сөмбел Таишева ата-аналарның балаларына чит телне өйрәтергә тырышуларын, ә татар теленең икенче планга калуы турында сөйләде.

Бу сүзгә Татарстан язучылары да кушылды. “Әдәбиятка татар яшьләре килә, иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар, әмма яшьләр иҗаты сыйфат ягыннан калыша”, — дигән фикерне җиткерде алар.

Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров иҗатка яшьләр аз килүенә, җитәкчеләр тарафыннан язучыларга тиешле дәрәҗәдә игътибар булмавына, Татарстан белән чагыштырганда, иҗади премияләргә, әдәби чаралар уздыруга финанслауның юк дәрәҗәсендә булуыннан зарланды. Телне саклау мәсьәләсе татарларга гына хас түгел, ил күләмендәге мәсьәлә.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан удмурт милләте вәкилләрен дә шушы ук хәлләр борчый. “Әле Бураново әбиләре дөнья күләмендә үзләрен танытканнан соң, күпмедер дәрәҗәдә яшьләр уянып, милли яктан активлашып китте. Үз телебездә аралашудан оялмый башлады”, — ди алар.

Энвиль Касимов: “Киләсе елда ике республика журналистлары катнашлыгында чара оештырырга кирәк. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйдан булачак”, — дигән фикер белән чыкты. Аның тәкъдимен биредә катнашучылар бертавыштан хупладылар.

Әйе, мәсьәләләрне уртага салып аралашканда яңа фикерләр туа, кыенлык-ларны чишү юллары табыла. Бу эшлекле очрашулар да нәтиҗәсез калмас дип уйлыйм.

Элмира Нигъмәтҗан, 
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*