tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан җыелмасы Россия чемпионатына әзерләнә
Татарстан җыелмасы Россия чемпионатына әзерләнә

Татарстан җыелмасы Россия чемпионатына әзерләнә

6-8 декабрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан җыелма командасы бу атна дәвамында өзлексез күнегүләр алып бара.

Татарстанның көрәш федерациясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Россия чемпионатына әзерлек җыеннарына республика чемпионатында җиңгән көрәшчеләр чакырылган. Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Динар Кәримуллин, Рамил Синәкәев, Ренас Кәлимуллин, Нәфис Галиев, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин бу көннәрдә Идел буе районының көрәш залында, аннан спорт академиясе базасында һәм “Ак Барс” Көрәш сараенда шөгыльләнәчәк.

Татарстан җыелма командасының баш тренеры – Җәүдәт Хөсәенов, баш тренер вазифаларын Вакыйф Дәүләтшин башкара.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*