tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда 2017-2018 елларда Чулман аша яңа күпер төзи башлау ниятләнә
Татарстанда 2017-2018 елларда Чулман аша яңа күпер төзи башлау ниятләнә

Татарстанда 2017-2018 елларда Чулман аша яңа күпер төзи башлау ниятләнә

2017-2018 елларда Татарстанда Соколка торак пункты тирәсендә Чулман аша яңа күпер төзү проекты тормышка ашырыла башлый. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында «ИнноКам» инновацион-производсто үзәге булдыруга багышланган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде.

Яңа күпергә таба юл Мамадыш шәһәре яныннан “Волга” М7 трассасыннан алып башланачак һәм Нократ елгасы Чулманга койган урынга кадәр сузылачак.

“Бу проектны эшләүгә керештек. Бүгенгә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан проектның техник һәм финанс эшләре башкарылган. Ул дәүләт-шәхси проект буларак, инвесторлар акчаларын һәм федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп эшләнәчәк”, Потенциаль инвесторлар бар. 2017-2018 елларда бу проектны тормышка ашыра башлау мөмкинлеге күзаллана” – дип сөйләде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры. Чулман аша күпер белән автоюл төзелеше 50 млрд сумнан артырга мөмкин, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*