tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда чикләүләрнең бер өлеше йомшартыла
Татарстанда чикләүләрнең бер өлеше йомшартыла

Татарстанда чикләүләрнең бер өлеше йомшартыла

18 июньнән соң чит илләрдән кайтучылар хәзер обсервация узмаячак. Әмма туристлар һәм алар белән яшәүчеләр 2 атна үзчикләүләр режимын үтәргә һәм 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш.

Шулай ук бүгеннән җирле үзидарә органнары вәкилләренә чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Әмма массакүләм күңел ачу, мәдәни, спорт чаралары уздыру хәзер дә тыела.

Моннан тыш, 22 июньнән Татарстанда инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү белән шөгыльләнә торган дәүләт үзәкләре эшли башлый.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*