tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда чыгучы татар матбугаты читтә гомер итүче танылган кан-кардәшләребезне, аларның тормыш-көнкүрешен һәрдаим яктыртып бара
Татарстанда чыгучы татар матбугаты читтә гомер итүче танылган кан-кардәшләребезне, аларның тормыш-көнкүрешен һәрдаим яктыртып бара

Татарстанда чыгучы татар матбугаты читтә гомер итүче танылган кан-кардәшләребезне, аларның тормыш-көнкүрешен һәрдаим яктыртып бара

Татарстанда чыгучы татар матбугаты читтә гомер итүче танылган кан-кардәшләребезне, аларның тормыш-көнкүрешен һәрдаим яктыртып бара. Көндәлек басмалар төбәкләрдә яшәүче сәнгать әһелләре һәм язучыларның иҗаты белән таныштыра. Мисал өчен, “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгының берничә журналы соңгы айлардагы саннарында Төмән, Оренбург, Чувашстан, Пенза татарлары турында кызыклы гына язмалар бастырганнар иде. Ә “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Казан утлары”, “Сөембикә” журналлары, “Татарлар” газетасы исә үзләренең июнь ае саннарының байтак өлешен борынгы Сембер-Ульяновск татарлары тормышына багышлап чыгардылар.

Ульяновск шәһәренең “Бердәмлек” исемле милли китапханәсендә озак еллардан бирле китапханәче булып эшләүче Гөлфия Хәлиуллова Казаннан яңа журналлар килүне кадерле кунак килгән кебек кабул итә.

“Мәгариф” журналының тышлыгында Димитровградтагы танылган уку йорты, Габдулла Тукай исемендәге татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаеваның рәсеме төшерелгән. Ә эчендәге язмада ул җитәкли торган мәктәп эшчәнлеге, татар теле укыту серләре, ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсе турында саллы гына язма урын алган, – ди Гөлфия ханым.

Укытучылар гына түгел, ата-аналар да яратып укый торган “Гаилә һәм мәктәп” журналының тышлыгында исә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “ТНВ” каналының Ульяновскидагы филиалы директоры Рамис Сафин гаиләсе фотосүрәте урнаштырылган. Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылында туып-үскән Рамис Сафинның тормыш иптәше Рамилә дә шушы ук авылдан. Әлеге пар бер-берсен балалар бакчасыннан бирле беләләр.

«Казан утлары»ның апрель ае санында танылган Сембер язучысы, актив җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шәфик Иматдиновның шигырьләре дә укучылар күңеленә хуш килер. Чөнки алар бүгенге тормыш вәзгытеннән чыгып һәр кешенең йөрәгенә барып җитәрлек язылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*