tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда хәләл-медицина программасын әзерли башладылар
Татарстанда хәләл-медицина программасын әзерли башладылар

Татарстанда хәләл-медицина программасын әзерли башладылар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгына мөселманнарны дәвалаганда нинди дарулар кулланырга ярамаганлыгы турында мәгълүмат җиткереп торырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында узган утырышта ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов белдерде.

Ул Диния нәзарәте вәкилләрен вакциналарның файдасы турында сөйләп мәгълүмати ярдәм күрсәтүләре өчен дә рәхмәтен җиткерде. “Чистай районында туберкулезга каршы гыа түгел, башка вакциналардан массакүләм баш тарту күренешенә тап булдык. Мәчетләрдә вакциналарның файдасы турында сөйләгәч, балалар арасында авырулар саны кимеде. Бу Чистай районындагы дин әһелләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе”, – дип ассызыклап үтте Сергей Осипов.

“Мөселманнарны Европада җитештерлгән күп кенә ингредиентлар белән дәваларга ярамаганлыгы ачыкланды. Шуңа күрә Татартан Президенты хәләл-медицина өлкәсен үстерү бурычын һәм кирәк очракта европача дәвалау ысулларын үзгәртү куйды”, – дип белдерде Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренече урынбасары.

 Гордеева Надежда

«Татар-информ»

Фото:medical-peterburg.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*