tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды
Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды

Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланды

Мөхәррәм аеның 19-нчы көнендә (7 сентябрьдә) Татарстанда имамнар өчен квалификация үстерү курслары башланып китте. Курсның программасы Казан ислам университеты тарафыннан  гамәлгә ашырыла, уку һәр яңа төркем өчен 10-ар көн дәвам итә. Беренче булып укуларга Лаеш һәм Буа районнары имамнары җыелды. 2020-2021 уку елы ахырына кадәр курсларны барлыгы республикабызның 400 имамы килеп узачак.

Уку вакытында имамнар киләсе дәресләр алачак: “Вәгазьнең нигезләре һәм имамның вазыйфалары”, “Гакыйдәнең нигезләре”, “Коръән уку тәртибе (тәҗвид)”, “Исламдагы агымнар һәм секталар”, “Гаилә һәм мирас хокуклары”, “Ислам шәригатенең хәзерге заман сораулары”. Дәресләрне Казан Ислам университеты мөгәллимнәре алып барачак. Курслар тәмамлангач, имамнарга квалификация үстерү турында таныклык тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*