tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде
Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00-дә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 19 мәйданчыкта башкарылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*