tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый
Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң республика буенча хәрәкәт итү өчен махсус пропуск алырга кирәк булмый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Юстиция министрлыгының норматив-хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итүче бүлеге җитәкчесе Эльмира Слепнева хәбәр итте.

«Татарстан Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ яңа постановление кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу каралмаган», — диде Слепнева.

Аның сүзләренчә, гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителмәячәк.

Яңа постановление буенча, 12 майдан башлап гражданнарга сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, шул исәптән таксида да, шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка кими йөрү тыела.

Гражданнарга спорт һәм балалар мәйданчыкларына, шул исәптән күп фатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына, керү тыела. Әлеге тыю бу объектларга хезмәт күрсәтә торган оешма хезмәткәрләренә кагылмый.

Шул ук көннән башлап пассажирларны һәм багажны муниципальара ташулар тыела. Бу тыю регуляр рейс маршрутлары буенча ташуларга кагылмый.

Татарстан хакимияте кайсыбер кагыйдәләрне йомшартты. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары эшли ала. Бу очракта аларның аерым керү ишеге булу шарты куела. Никах теркәгән вакытта кешеләр саны уннан артмаска тиеш.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*