tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда мәчетләр, мунчалар һәм сәүдә үзәкләре ачыла
Татарстанда мәчетләр, мунчалар һәм сәүдә үзәкләре ачыла

Татарстанда мәчетләр, мунчалар һәм сәүдә үзәкләре ачыла

5 июньнән Татарстанда чикләүләрнең бер өлеше бетереләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошинның яңа карары имзаланган.

Әлеге карар нигезендә, 5 июньнән Татарстанда мәчетләр, храмнар үз ишекләрен ача. Әмма аларга керү битлек һәм пирчәткәләр белән генә рөхсәт ителә. Шулай ук мондый биналарга кертелә торган кешеләр саны да чикләнелә һәм бер кешегә кимендә 4 кв метр туры килү шарт итеп куела. Әгәр дә бинаның мәйданы 400 кв метрдан артык булса, анда иң күбе, дин әһелләрен дә кертеп, 100 кеше генә кертү рөхсәт ителәчәк.

Фитнес-үзәкләр, бассейннарга карата да чикләүләр йомшартыла. Бу очракта спорт җиһазларының социаль аралыкны саклап, урнаштырылуы мөһим. Спорт залларында һәр кеше өчен 4 кв метр, ә бассейннарда 5 кв метр булырга тиеш.

Республика районнарында урнашкан сәүдә үзәкләре дә эшен башлаячак. Шулай ук мунчалар, сауналар эшли башлый. Кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һ.б. күңел ачу объектлары әлегә ачылмаячак, диелә карарда.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*