tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда мөселман Сабантуйлары уза
Татарстанда мөселман Сабантуйлары уза

Татарстанда мөселман Сабантуйлары уза

Шәүвәл аеның 27 нче көнендә, якшәмбе көнне, Лаеш районының Сингел авылында беренче тапкыр мөселман Сабантуе узды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөхтәсибәтләрендә шулай ук даими рәвештә мөселман Сабантуйлары уздырыла. Шунысы куанычлы, әлеге чараларга дини оешмалар гына түгел, дини булмаган башка оешмалар да җәлеп ителә. Бу юлы Сингел авылында мөселманча Сабантуйны элекке тоткыннарны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов оештырды. Сабантуйның хөрмәтле кунагы булып Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде, ул мәйданга килгән кунакларны сәламләде. Шул ук вакытта шәүвәл аеның 26сында, шимбә көнне, Биектау районында мөфти хәзрәт Сабантуйны Коръән аятьләре һәм дога уку белән тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Биредә, “Казан арты” паркында район күләмендәге массакүләм күңел ачулар хәмер сатмыйча узды.

Сабантуй кунакларын һәм катнашучыларын традицион татар милли ярышлары – ат чабышлары, көрәш, капчык белән сугышу, аркан тарту, көянтә һәм башка уеннар, бәйгеләр, шулай ук дини җырлар башкару белән сөендерделәр.

Моннан тыш, 2019 елның 14 июлендә Балтач районының Борбаш авылында шулай ук XII Республикакүләм мөселман балалар Сабантуе узачак. Чараның төп оештыручысы – Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ел саен үткәрелә торган бәйрәмдә яшь мөселманнар гына түгел, дәүләт, дин, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән күпсанлы кунаклар да катнашачак.

Бәйрәм кысаларында төрле яшьтәге балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, кыйммәтле бүләкләр һәм татлы ризыклар белән викториналар һәм конкурслар оештырылачак: кул көрәше, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, күз бәйләп бүләкләр кисү, капчык белән сугышу һәм башкалар. Һәр Сабантуйның бизәге – милли көрәш. Ярышлар 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында биш авырлык категориясендә узачак – 36 кг, 50 кг, 65 кг, 75кг һәм 75 килограммнан артык. Абсолют батыр скутер алачак. Төп приз иясе һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләнәчәк. Моннан тыш, I, II, III урыннарны алган яшь көрәшчеләргә акчалата премияләр тапшырылачак.

Сабантуй программасына, традицион милли ярышлардан тыш, Коръән уку, мөнәҗәтләр һәм шигъри конкурслар, шулай ук мәйданда җәмәгать белән намаз уку һәм пылау белән сыйлау чаралары көтә. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*