tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Рамазан аенда тагын бер мәчет ачылды. Бу юлы – Нурлатта
Татарстанда Рамазан аенда тагын бер мәчет ачылды. Бу юлы – Нурлатта

Татарстанда Рамазан аенда тагын бер мәчет ачылды. Бу юлы – Нурлатта

Рамазан аеның 12нче көнендә, хәерле җомгаларда Татарстанда тагын бер яңа мәчет үз ишекләрен ачып җибәрде.  Нурлатта республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында аның тантаналы ачылышы булды. Чарада шулай ук Аксубай районы башлыгы   Камил Гыйльманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамиль Яһүдин, Нурлат якташлыгы җитәкчесе Фәрид Мифтахов, иганәчеләр һәм башка мәртәбәле кунаклар булды. “Миңнегөл” мәчете шәһәргә килеп керешкә Г.Кариев урамында урнашкан һәм үз эченә берьюлы 500-гә кадәр кешене сыйдыра ала. 6 манарадан һәм бер гөмбәздән торган бинасы Норлат эшмәкәре Розалия ханым Зарипова башлангычы һәм тырышлыгы белән салына.  “Миңнегөл” шәһәрдә 8, районда 42 мәчет булып тора. Моннан тыш, ул Татарстанда быелның Рамазан аенда ачылган икенче мәчет тә булып тора: 11 майда Актанышта “Наил” мәчете эшли башлады.

Олы куанычлы вакыйга белән норлатлыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады. Үзенең чыгышында ул  Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдистә әйткән сүзләрен искә ала: “Кем бу дөньяда мәчет төзесә, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә бер йорт бирә”.  Шуннан ул Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында сөйләп китте һәм халыкны яңа мәчеткә ешрак кереп җәмәгать белән гыйбадәт кылырга чакырды. Рәсми чыгышлардан соң мөфти хәзрәтләре мәчет төзелешенә ү өлешен керткән кардәшләргә рәхмәт хатларын тапшырды һәм мәчеттә беренче ахшам намазын уздырды.

Эшли башлаган беренче көненнән үк мәчет тирәсендә Рамазан чатыры куелган иде – биредә 100 кешелек ифтар ашы уздырылды.

Нурлат мөхтәсибәтенә эш сәфәре кысаларында Камил хәзрәт беррәттән Нурлат Ислам үзәгенә дә дә кереп, борынгы китаплар күргәзмәсе белән танышып чыкты һәм мхтәсибәтнең эш нәтиҗәләре һәм планнары турында район башлыгы Алмаз Сәлим улы һәм имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов белән аерым сөйләште.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*